+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 октябрь , 15:30

Ике фәннән яңалык көтелә

БДИның минималь баллары турында билгеле булды.

Ике фәннән яңалык көтелә
Ике фәннән яңалык көтелә
Русия Мәгариф министрлыгы боерыгы белән 2025-26 уку елына Бердәм дәүләт имтиханының минималь балларын билгеләде. Документ норматив хокукый актлар порталында бастырылган.

Проект нигезендә имтихан тапшыру өчен минималь баллар: урыс теленнән – 42, математикадан – 39, физикадан – 39, җәмгыять белеменнән – 42, тарихтан – 35, информатикадан – 44, чит телдән – 30, әдәбияттан – 40, биологиядән – 39, географиядән – 40 һәм химиядән 39 балл билгеләргә тәкъдим ителә.

Агымдагы 2024-25 уку елы белән чагыштырганда, министрлык 2025-26 уку елында урыс теленнән БДИның минималь баллын ике баллга арттырырга тәкъдим итә: элек ул 40 балл тәшкил иткән иде. Шулай ук, җәмгыять белеме буенча БДИның минималь баллын 45тән 42 баллга кадәр киметү тәкъдим ителә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: