Мәктәп ачылган беренче көннәрдән үк биредә укучыларга белем һәм тәрбия бирү эшенә җиң сызганып тотынган, хәзер инде 30-40 ел стажлары булган, үз фәннәрен тирәнтен белүче тәҗрибәле остазлардан һәм әлеге белем учагын тәмамлап, эшкә кайткан яшь, чәмле укытучылардан тора ул Иванай мәктәбе коллективы. Нәкъ менә шундый укытучыларның үзләре белән якыннан танышу, аларның хезмәтен барып күрү, мәктәптәге дустанә мөнәсәбәтне, аерым бер җылылыкны тою күңелдә һәрвакыт яхшы тәэссоратлар калдыра.
1987 елда ачылган Дүртөйле районының Иванай мәктәбендә бүген 334 бала белем ала, җиде авылдан 148 укучы килеп укый, аларны өч автобус йөртә. Тәҗрибәле педагог, директор вазыйфасын башкаручы Зөлфия Әхмәтова җитәкләгән бердәм һәм көчле коллективта, заманча белем бирү белән бергә, укытучыларга иҗади эшләү өчен дә барлык мөмкинлекләр булдырылган. Зөлфия Флүр кызы бу җаваплы эшкә керешкәнгә икенче генә ел. Аңа кадәр мәктәпне җитәкләгән директор Ленар Хәмидуллин махсус хәрби операциягә киткәч, бу вазыйфаны 30 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Зөлфия Әхмәтовага ышанып тапшыралар.
– Әлбәттә, бу вазыйфада җаваплылык зур. Җитәкчегә укытучылык эшен генә түгел, хуҗалык эшләрен алып баруны да төптән белергә кирәк. Һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп башкарасы килә. Нинди генә эшкә тотынсак та, коллективтагы укытучылар, хезмәткәрләр белән бердәм булып, килешеп эшлибез. Хезмәтемдә мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәсимә Ибәтуллинаның һәм андагы белгечләрнең ярдәмен һәрдаим тоям, барысына да рәхмәтлемен, – ди Зөлфия Флүр кызы.
Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре дәресләрен укытучы Мәгърүф Яхин, урыс теле һәм әдәбияты укытучылары Резеда Нуретдинова һәм Фнүнә Сәхиуллина, башкорт теле укытучысы Миләүшә Мәһәдиева, математика укытучысы Лира Солтанова, башлангыч сыйныфлар укытучылары Рәфилә Гафарова һәм Рәмилә Фазылова кебек гомерләрен изге һөнәргә багышлаган абруйлы укытучылар турында җитәкчеләре аерым бер җылылык, горурлык хисләре белән сөйли.
– Коллективта яшьләр булуы да сөендерә. Алар тырыш, талантлы, киң карашлы, яңа идеяләр белән янып эшләүче педагоглар. Информатика укытучысы Марина Әхмәтшина һәм инглиз теленнән белем бирүче Лиана Сәетгалиева авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга бирелә торган грантка лаек булды. Үземнең укучыларым – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльнара Казыйханова һәм социаль педагог Розалина Хафизова да үз эшләренә җаваплы караучы яшь белгечләр. Рәмзия Шәфыйкова да биредә мәктәпне тәмамлаган, бүген директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып эшли, – ди Зөлфия Флүр кызы.
Иванай мәктәбендә патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә, биредә чын ватанпәрвәрләр тәрбияләнә. Директор Ленар Ринат улының һәм кайчандыр нәкъ шушы белем учагында укыган унлаган егетнең әлеге вакытта махсус хәрби операциядә булуы да моңа ачык мисал. Мәктәптә хокук саклау юнәлеше буенча полиция сыйныфлары бар. Бу юнәлешне 5-9нчы сыйныф малайлары һәм кызлары бик теләп сайлый, шуңа да укучыларыбыз арасында хокук саклау органнарында эшләүчеләр һәм хәрбиләр күп, ди укытучылар.
Шунысы игътибарга лаек, бу мәктәп спорттагы зур уңышлары, төрле ярышлардагы бихисап җиңүләре белән дә республикада киң танылган уку йорты. Без барганда хәрби киемдәге бер төркем укучылар җитәкчеләре Мәгърүф Яхин белән ярышка әзерләнә иде. Нәкъ шушы көннәрдә 35 укучыдан торган район җыелма командасы спорт ориентирлашуы буенча республика ярышларында көч сынарга җыена икән. Мәктәп ачылганнан бирле биредә кызлар һәм малайларны спортка җәлеп итүче, 40 ел укытучы стажы булган Мәгърүф Мөдәрис улының һәм аның укучыларының уңышларына, җиңүләренә сокланмыйча мөмкин түгел. Бу еллар эчендә алар яулаган бихисап медальләр, кубоклар, грамоталар хәзер инде мәктәптәге аерым бер бүлмәгә дә сыеп бетәрлек түгел.
– Безнең укытучылар династиясендә 11 педагог, кызым Алеся Дүртөйле 2нче лицеенда физкультура, Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре дәресләрен укыта. Хәзер ничә ел инде кызым белән бергәләп яшь спортчыларны ярышларга әзерлибез. Җыелма район командасына кергән укучыларыбыз ярышларда һәрвакыт алдынгы урыннарны ала. Ун ел дәвамында “Хәвефсезлек мәктәбе” республика ярышларында катнашып, һәрчак алдынгы урыннарда килдек. Быел безнең район командасы республикада беренче урын алды. Мордовиядә узган төбәкара ярышларда Башкортстан данын якладык, анда 6нчы урынга чыктык. Чаңгы ярышларында да беренчелекне биргәнебез юк. Безнең мәктәптән генә алты спорт мастерына кандидат, бер Русиянең спорт мастеры чыкты, бу бик зур дәрәҗә, – ди горурлык белән Мәгърүф Мөдәрис улы.
Шунысы сөенечле, авыл шәһәргә якын урнашкан булуга карамастан, биредә укучылар ана телен белеп үсә, Иванай мәктәбе ачылганнан башлап туган телләр укытуга зур игътибар бирелә. Балалар әдәбиятны укып, тел нечкәлекләрен белеп үссен өчен Зөлфия Флүр кызы бүген дә барлык тырышлыгын сала.
– Мин Дүртөйле районының Иске Яндыз мәктәбен тәмамладым. БДУның филология факультеты татар-урыс бүлеген тәмамлап, 1995 елда Иванай мәктәбенә укытырга кайттым. Биредә ул вакытта татар теле һәм әдәбияты дәресләрен республикада киң билгеле көчле педагог, Русиянең халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы Венера Карамова укыта иде. Венера Әнгам кызы белән бергәләп озак еллар эшләдек. Ул минем киңәшчем дә, остазым да, эшкә өйрәтүчем дә булды. Абруйлы мөгаллимәнең традицияләрен әле дә дәвам итәбез. Укучыларыбыз татар теле һәм әдәбияты буенча район, республика, төбәкара һәм Халыкара олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, алдынгы урыннарны ала. Ландыш Шамратова, Альбина Галләмова, Айсылу Фәйзрахманова – республикада, Аделина Гаделшина Казанда узган төбәкара һәм Халыкара олимпиадаларда төпле белемнәрен күрсәтеп, мәктәпнең данын арттырды. 10нчы сыйныф укучысы Карина Мәрванова белән 8нче сыйныф укучысы Энҗе Хасбуранова – район олимпиадасы җиңүчеләре, икесе дә уку алдынгысы. Укучыларыбыз югары уку йортлары уздырган бәйгеләрдә дә бик актив катнаша, сәнгатьле уку, җыр конкурсларында җиңүләр яулый. Фәнни-техник тикшеренү эшләре белән уңышлы чыгыш ясаучы кызлар һәм егетләребез дә байтак, – ди педагог.
Иванай мәктәбендә бүген төзекләндерү эшләре дә гөрләп бара. Без килгәндә бер төркем эшчеләр мәктәп түбәсен яңарту белән мәшгуль иде. Бинадагы тәрәзәләрне алыштыру да планга кертелгән. Яңартылган белем учагында коллективның, андагы укучыларның уңышлары тагы да күбрәк, спорттагы һәм укудагы күрсәткечләре тагы да югарырак булсын!
Динар Кәлимуллин фотосы.