+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 октябрь , 22:45

Грант оттылар!

Уфа районының Жуково авылының С. С. Ильин исемендәге урта мәктәбе сәла­мәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итүгә грант отты.

Грант оттылар!
Грант оттылар!
Мәктәп директоры Айсылу Байдәүләтова “Һөнәри белем бирү һәм санлы педагогика инновацион үзәге” коммерциягә карамаган оешма белән берлектә “ВТБ-Страна” хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән грант конкурсында “Изге очрашулар” проекты белән җиңеп чыкты.
Проект шушы авылда яшәүче һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә консультация ярдәме күрсәтүгә юнәлтелгән. Бу башлангычка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2024 елны “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы” дип игълан итүе дә этәргеч бирде.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: