+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 октябрь , 10:40

Туган телле, белемле һәм сәләтле алар!

Дүртөйле шәһәренең 3нче гимназиясендә ана телен укыту югары дәрәҗәдә оештырылган.

Туган телле, белемле һәм сәләтле алар!
Туган телле, белемле һәм сәләтле алар!
Бүгенге заман ата-аналары гаи­ләдә бирә алмаган тел байлыгын бала күңеленә тәрбиячеләр һәм ана теле укытучылары җиткерә. Шуңа да туган телебезнең һәм милләте­безнең киләчәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә хәл ителә.
Дүртөйле шәһәренең 3нче гим­назиясендә җанлы очрашу вакытында нәкъ шундый уй-фи­керләр кичердек. Биредә укучыларның укуга өлгер, сәләтле, тырыш булуы күренеп тора. “Әллүки”челәр белән осталык дәресендә дә кызлар һәм малайлар үзләренең бик кызыксынучан, оста, максатчан булуын күрсәтте.
Тәҗрибәле директор Илнур Шә­рифуллин җитәкләгән гимназиядә белем бирүче Эльнара Газизова, Гөлчәчәк Галимова, Альбина Фазлыева, Ләйлә Фатыйхова, Дилбәр Галинурова, Ләйсән Мөхәммитова, Миләүшә Төхвәтуллина, Вера Панина, Миләүшә Солтанова кебек мөгаллимәләр балаларны туган телле, зиһенле, сәләтле итеп тәрбияләү өчен барлык көчен сала. 
– Бүген гимназиядә 471 укучы белем ала, шуларның 159ы татар телен өйрәнә. Туган тел укытучыларына уңай шартлар булдыру, аларның һәр башлангычын хуплап каршы алу, әлбәттә, эш нәтиҗәсенә дә йогынты ясый. Әлеге вакытта “Мәктәп мәгариф системасын модернизацияләү” федераль программасы буенча безнең гимназиядә ремонт эшләре бара. Шул сәбәпле, укулар төштән соң шәһәрнең 5нче мәктәбендә оештырыла. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә кыенлыклар булмасын өчен укытучылар барлык тырышлыгын сала. Төзек­ләндерү эшләре алдагы елның июнендә тәмамланыр, укучыларыбыз яңа уку елын яңартылган белем учагында каршы алыр дип өметләнәбез, – ди директорның укыту эшләре буенча урынбасары Эльнара Газизова.
Әйе, биредәге кызлар һәм малайлар туган телне, ата-бабаларыбыз йолаларын, милли гореф-гадәтләрне белеп һәм өйрәнеп үсә. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Альбина Радус кызы һәм Ләйлә Ревенер кызы укучыларга белем бирү белән бергә, аларның сәләтен ачуга, күңелләренә халкыбызның җыр-моңнарын җит­керүгә, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә күп көч сала. Шунысы сөенечле, нәкъ шушы көннәрдә Альбина Фазлыева Уфада республиканың иң яхшы педагогларын бүләкләү тантанасыннан кайткан гына иде. Конкурста җиңүгә ирешеп, аның Башкортстан Хөкүмәтенең акчалата бүләгенә лаек укытучылар арасында булуы гимназия өчен дә зур мәртәбә.
– Респуб­ликаның иң яхшы укытучылары арасында булуым белән чиксез горурланам. Бу – безнең коллективның, укучыларыбызның һәм әти-әниләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, – ди педагог.
Әйтергә кирәк, шундый ук пре­миягә 2019 елда башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Эльнара Газизова да лаек булган.
Мөгаллимәләр өчен иң мөһиме – яшь буында туган телгә мәхәббәт тәр­бияләү. Әлеге максатка алар дәреслә­рендә укучыларга үз халкы­ның тра­дицияләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәтү аша да ирешә.
Шунысы куанычлы: әлеге гим­назиядә милли чаралар еш оештырыла. “Карга боткасы”, “Нәүруз” бәйрәмнәре, Балалар сабантуе, Милли киемнәр көне, “Әкиятләргә сәяхәт” – шигъри конкурслар һәм иҗади бәйгеләрдә кызлар һәм малайлар бик теләп катнаша. Иң мөһиме – чарага һәр укучы зур теләк белән әзерләнә, чөнки аларның чыгышларын карарга әти-әниләр дә, картәти-картәниләр дә килә. Ә алар алдында сынатырга һич ярамый!
– Безнең укучыларыбыз белемле һәм тәрбияле, мәктәп тормышында актив булуы белән аерылып тора, район, республика олимпиадаларында, шигырь, инша конкурсларында, иҗади бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулый. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың республика этабында Азалина Фәйзерахманова призер булды. Туган телдә үз мәдәниятең турында Бөтенрусия иншалар конкурсында Тимур Тимергазин, Надир Фазлыев җиңүче исемен яуладылар. Илсөяр Садртдинова мәктәп укучыларының төньяк-көнчыгыш олимпиадасы йомгаклау этабында ныклы белем күрсәтте. Наҗар Нәҗми исемендәге республика конкурсында Тимур Тимергазин призер булды. Вокал буенча күпсанлы мәртәбәле конкурсларда җиңү яулаган Дүртөйле сандугачы Риана Хәлиуллина да – безнең укучыбыз. Аның уңышлары белән горурланабыз, – ди Альбина Радус кызы.
Шунысы мөһим: балаларда туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү әти-әнидән һәм укытучыдан тора. Әлеге гимназиядә татар теле һәм әдәбияты дәресләре 1нчедән 11нче сыйныфка кадәр укытыла. Әлбәттә, туган телгә битараф булмаган ата-аналарның балалары ана теле дәресләренә бик теләп йөри.
“Әллүки”гә дәррәү язылган бу гимназия укучыларының иҗат җимешләре журнал битләрендә дә урын алырына ышанабыз. Туган телгә изге мөнәсәбәттә булган мөгаллимәләргә, аларның тырыш укучыларына уңышлар, матур нәтиҗәләр телибез!


Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: