+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 октябрь , 22:40

Яңа ысуллар үзләштерелә

Уфа районының мәктәпкәчә учреж­дениеләрендә балалар үсешенә уңай йогынты ясаучы яңа ысуллар кертелә.

Яңа ысуллар үзләштерелә
Яңа ысуллар үзләштерелә

Шулай, Авдон авылының “Ләйсән” балалар бакчасында сабыйларның физик һәм интеллектуаль үсешен тәэмин итү буенча инновацион ысуллар кертелә.
Биредә күптән түгел “Сибборд Балансир” дигән махсус такталар барлыкка килде. Аның ярдәмендә мускуллар һәм хәрәкәт координациясен ныгытырга мөмкин. Сиббордта төрле күнекмәләр эшләү терәк-хәрәкәт аппараты үсеше бозылуны кисәтүгә һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә дә ярдәм итә.
Балалар да күнекмәләрне зур теләк белән башкара. Тәрбиячеләр дә мондый ысул, балалар организмы өчен бик файдалы булудан тыш, гадәти дәресләрне тагын да кызыклырак үткәрергә мөмкинлек бирә, ди.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: