+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 октябрь , 18:50

Башкортстан «Профессионалитет» федераль проектында актив катнаша

Программада катнашу нәтиҗәсендә 2025 елга республикада колледжлар базасында 19 мәгариф-җитештерү һәм мәгариф кластеры эшләячәк. Бу хакта төбәк мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.

Башкортстан «Профессионалитет» федераль проектында актив катнаша
Башкортстан «Профессионалитет» федераль проектында актив катнаша

Илдар Мәүлетбирдин билгеләп үткәнчә, Башкортстанда тулаем алганда колледжларның матди-техник базасын модернизацияләү, аларны капиталь ремонтлау һәм территорияләрне төзекләндерү актив бара. Болар барысы да урта һөнәри белем бирү программалары буенча укырга теләүчеләр саны артуга ярдәм итә. Колледжда укуны тугызынчы сыйныф укучыларының 60 проценттан артыгы сайлый.

Бу елда махсус урта уку йортларына укырга кергән студентлар саны 36 меңгә җитте. Шул ук вакытта 2024/25 уку елына республика колледжларында 22 312 бюджет урыны бүлеп бирелгән.

- Сугыш чоры икътисады һөнәри әзерлекле кешеләргә мохтаҗ. Җитештерү куәтләренә җавап бирерлек эшче кешеләр җитми, - диде Радий Хәбиров. - Дәүләтчә уйлагыз. Фаразлар ясарга, колледжлар һәм предприятиеләр җыярга кирәк. Сездән тәкъдимнәр көтәм.

Илдар Мәүлетбирдин шулай ук югары уку йортларында кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләде. Агымдагы елда абитуриентлар 172 меңнән артык гариза биргән (бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 50 меңгә күбрәк). Иң зур конкурс УДНТУда булды – бер урынга 17 кеше, УУНИТта – 16 һәм БДПУда - 12.

Нәтиҗәдә, Башкортстан югары уку йортларына 25 638 кеше кабул ителгән, шулардан бюджет урыннарына – 13 085, максатлы юллама квотасы буенча – 1 378, чит ил вәкилләре – 2 584, шулай ук 266 махсус хәрби операция ветераны яисә СВОда катнашучыларның балалары кабул ителгән.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: