+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 ноябрь , 20:45

Союздаш дәүләт укучылары олимпиадасында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре б

Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Русия һәм Беларусь Союздаш дәүләт укучыларының халыкара олимпиадасын ябу тантанасы узды.

Союздаш дәүләт укучылары олимпиадасында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре б
Союздаш дәүләт укучылары олимпиадасында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре б

«Русия һәм Беларусь: тарихи һәм рухи уртаклык» олимпиадасының йомгаклау этабында Беларусь Республикасыннан һәм Русия Федерациясенең 15 төбәгеннән 23 команда, 138 өлкән сыйныф укучысы катнашты. Жюри составына Башкортстан һәм Беларусь Республикаларының 25 фәнни-педагогик берләшмәсе вәкиле, фән кандидатлары һәм докторлары, профессорлар, доцентлар керде.

Абруйлы жюри олимпиаданың абсолют җиңүчесен билгеләде, ул - Мария Алехина (Башкортстан Республикасы). Мария Стәрлетамактан килгән, 1нче гимназияңә 11нче сыйныфта укый.

Команда исәбендә беренче дәрәҗә дипломга Могилев өлкәсе ия булды. Икенче дәрәҗә диплом белән Белоруссия дәүләт университетының Феликс Дзержинский исемендәге лицей командасы һәм Минск шәһәре командасы бүләкләнде. Команда исәбендә өченче дәрәҗә диплом белән Брест, Витебск өлкәләре, Башкортстан бүләкләнде. Олимпиадада катнашучылар төрле номинацияләрдә һәм махсус призлар белән бүләкләнде.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: