+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 ноябрь , 20:33

Уфада 14 төбәктән педагоглар һәм киңәшчеләр җыелды

Уфага “Орлята России” слетына Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 300 педагог килде. Алар арасында - 250 башлангыч сыйныф укытучысы һәм 50 тәрбия эше буенча киңәшче.

Уфада 14 төбәктән педагоглар һәм киңәшчеләр җыелды
Уфада 14 төбәктән педагоглар һәм киңәшчеләр җыелды

“Орлята России” программасын Русия Федерациясе мәктәпләренә кертү мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте бурычларын хәл итә, алар – бердәм белем бирү киңлеген үстерү, традицион кыйммәтләрне саклау. Белем бирү программасы ике юнәлешкә бүленә: башлангыч сыйныф укытучылары һәм тәрбия эше буенча киңәшчеләр өчен. Актуаль темаларны федераль спикерлар һәм Акмулла университеты вәкилләре яктыртачак.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Кира Галәмова укытучылар аудиториясенә мөрәҗәгать итте.

- Монда бүген үк Русияне иртәгә төзиячәк патриотларның киләчәк буынын формалаштыручылар җыелды. Сез башкарган эшләр һәр бала өчен аерым һәм тулаем илебез өчен бик мөһим. Хезмәтегез, энтузиазмыгыз өчен рәхмәт! Сезгә белем багажын тулыландырырга, бер-берегезгә карарга, ниндидер кызыклы эшләнмәләрне, үзенчәлекләрне күрергә, әлбәттә, күпсанлы хезмәттәшләрегез белән танышырга һәм киләчәктә алар белән мөнәсәбәтләрне сакларга, киңәшләшергә, очрашырга насыйп булуын телим! - дип сәламләде ул слетта катнашучыларны.

Слетта катнашучылар тәрбия өлкәсендә дәүләт сәясәте, остазның роле, шулай ук башлангыч сыйныфларда укучыларда рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру, ата-аналар берлеге белән ничек дөрес хезмәттәшлек итү турында фикер алышачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: