- Барлык форумнарда без гадәттәгечә республика территориясендә яңа технологик линияләр эшләтеп җибәрәбез. Моны рәхәтләнеп эшлибез. Заманча производстволар җайга салынган хезмәт коллективлары, квалификацияле инженерлык кадрлары, белемле менеджмент булдыруга ярдәм итә. Барыгызга да сәнәгать үсешендә уңышлар телим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Предприятиеләр вәкилләре гамәлгә ашырылган проектларны кыскача тәкъдир иттеләр.
Шулай итеп, "Бурсервис" компанияләр төркеме Уфада скважиналарны ремонтлау өчен инструментлар чыгару линиясен эшләтеп җибәрде. «Бурсервис» компаниясе производствосын үстерү буенча директор Сергей Буйлов хәбәр иткәнчә, яңа комплекс булдыруга 280 млн сум акча кертелгән. Бу 150 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде.
«Туймазытехуглерод» компаниясе гамәлдәге мәйданчыкта техник углеродны гранулалау линиясен монтажлаган. Аны резина һәм абсотехник эшләнмәләр әзерләгәндә кулланалар. Инвестиция башлангычын Башкортстан сәнәгать үсеше фондының ташламалы заемы ярдәмендә гамәлгә ашырдылар.
«Туймазытехуглерод» компаниясе директорлар советы рәисе Әхәт Газизов республика җитәкчелегенә проектны хуплавы өчен рәхмәт белдерде һәм яңа линия хезмәт җитештерүчәнлеген 2,5 мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.
- Бу производствоны булдыруга компания 600 млн сумнан артык акча җибәргән. Киләчәктә без югары актив углерод чыгару өчен 800 млн сумлык тагын бер линия төзергә планлаштырабыз, - дип ассызыклады Әхәт Газизов.
Фото: Башкортстан Башлыгы