Чечен Республикасында планнан тыш аттестациядән соң 11 мәктәп директорын эштән куганнар. Бу хакта Русия төбәге Башлыгы Рамзан Кадыйров үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте һәм Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары, министр Хәдиҗә Кадыйрова үз докладында кайбер җитешсезлекләр ачыклану турында сөйләгән.
"Нәтиҗәдә, 11 мәктәп директоры үз вазыйфаларыннан азат ителде. Шулай ук, район мәгариф бүлекләренең дүрт начальнигы да аттестация узмады”, — дип язган республика Башлыгы.
Рамзан Кадыйров, шулай ук, мәктәп һәм мәгариф бүлекләре җитәкчеләрен билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләрне аерым игътибарга алырга кушкан.
Автор фотосы.