+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 ноябрь , 20:41

Алтай белән Донецк Башлыклары Башкортстанның фәнни үзәгендә булдылар

Башкортстанга эш сәфәре кысаларында Алтай Республикасы Башлыгы Андрей Турчак, Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров белән бергә Бөтендөнья дәрәҗәсендәге вузара студентлар кампусы лабораторияләрен карадылар.

Алтай белән Донецк Башлыклары Башкортстанның фәнни үзәгендә булдылар
Алтай белән Донецк Башлыклары Башкортстанның фәнни үзәгендә булдылар

- Киберфизика инновацияләре остаханәсе технологик прогресс үзәге һәм регионның яңа икътисади системасына этәргеч булып тора. Ул Русия һәм Башкортстанның алдынгы технологик лидерлары булырга мөмкинлекләре булган студентларны, яшь белгечләрне һәм инженерларны берләштерә, – диде Андрей Назаров.

Кунакларны алдынгы технологияләр лабораториясе, киберателье белән таныштырдылар, анда спорт киемнәре эшләнә, аның датчиклары мәгълүматны смартфоннарда махсус кушымталарга тапшыра.

Андрей Турчак, вузара студентлар кампусын карап чыкканнан соң, киләчәктә мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен Башкортстанга Алтай Республикасыннан делегация җибәрергә тәкъдим итте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: