Гимназиядә татар телен туган тел буларак өйрәнүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бик матур чара – якташыбыз, балалар шагыйрәсе, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Люция Әблиева белән матур очрашу үтте.
Иҗади чара бик эчтәлекле һәм кызыклы оештырылган иде. Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәбидә Сираева хөрмәтле кунакны һәм җыелучыларны, сәламләде. Тәүдә 3в сыйныфы укучысы Элиза Насыйбуллина Габдулла Тукайның “Туган тел”ен җырлап ишеттерде.
“Чын шагыйрь белән очрашу, аралашу, хәтта аны якыннан күрү бәхете күпләргә тәтеми, шуңа күрә без Сезне зур шатлык белән каршы алып, энҗе-мәрҗәнгә тиң сүзләрегезне йотлыгып тыңларга җыелдык”, – диде Зәбидә Ягъфәр кызы һәм сүзне Люция Әблиевага бирде.
Бала җанлы, шат күңелле Люция Мәснәви кызы шундук һәр тамашачының игътибарын үзенә җәлеп итте. Аның гадилеге, балалар белән уртак тел табып, аларның дөньясын аңлап, алар белән бер телдә сөйләшүе һәркемне сокландырды.
— Мин Чакмагыш районының Тозлыкуш авылында дөньяга килгәнмен. Гаиләдә 5 бала үстек. Туган авылымда мәктәпне тик яхшы билгеләргә генә тәмамладым һәм Яңа Коты авылы мәктәбендә 2 ел өлкән пионервожатый булып эшләдем. Бераздан Башкорт дәүләт университетының юридик факультетының көндезге бүлегенә укырга кердем. Диплом алгач, Башкортстанда эшләдем. Аннары гаилә хәле буенча Татарстанга күчәргә туры килде. Хәзер инде пенсиядәмен. Бәләкәй чактан ук языша идем. Туган якны сагыну, юксыну шигърияткә булган сөюемне, иҗат дәртемне кабат уятып җибәрде. Һәм инде мин яза, басыла башладым. Мине матбугатта күрделәр, төрле конкурсларда катнаштым. Аннары прозага кереп киттем. 15 елга якын иҗади эшчәнлегем нәтиҗәсендә быел Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Мин балалар белән аралашырга бик яратам, чөнки үземнең дә ике оныгым бар, – диде Люция Әблиева кызлар һәм малайларны үзе белән якыннанрак таныштырып.
5б сыйныфы укучысы Нурия Шәймөхәммәтова — районда гына түгел, республикада узган бик күп иҗади конкурслар җиңүчесе. Люция Әблиеваның иҗатына гашыйк, аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, бәйгеләрдә җиңү яулаган кыз яраткан шагыйрәсенең мәктәп, әни турындагы шигырьләрен оста итеп, чын артистларча сөйләде.
— Чакмагыш районында сәнгатьле уку конкурслары еш үткәрелә. Әле күптән түгел генә Республика көненә багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Анда республикада, районыбызда күпчелекне тәшкил иткән милләтләр урыс, татар, башкорт, чуваш телләрендә шигырьләр укыдылар, – дип, сүзне укучыларга бирде Зәбидә Ягъфәр кызы.
Арытаба чараны “Татар теле” номинациясендә катнашып, призлы урыннар яулаган укучылар дәвам итте. 1а сыйныфы укучысы Вилдан Гарифуллин — Мостай Кәримнең “Каен яфрагы”, 3б сыйныфы укучысы Денис Кифятов — “Туган җирем бер генә”, ә 1а сыйныф укучысы Раян Латыйпов якташ шагыйребез Марис Нәзировның “Ничек батыр булсын инде” шигырен яттан сөйләп, хөрмәтле якташыбызны һәм тамашачыларны шатландырдылар.
Чара күңелле үтте. Ул шигырьләр уку, җырлар башкару, төрле уеннарны да үз эченә алды. Йөзеннән бер минутка да елмаю китмәгән, сөйкемле, кызыклы әңгәмәдәш Люция Мәснәви кызы балалар белән ихластан аралашты, бүләкләр – шигырь китаплары һәм тәмлекәчләр өләшеп сөендерде. Һәр шигырьгә, һәр уенга ул җитди әзерләнеп килгән иде.
— Мин һәрчак чараларда кызыклы булсын дип, темасына ярашлы итеп киенергә яратам. Менә бүген мәктәпкә, укучылар белән очрашуга килгәч, укытучы булып киендем әле, – дип елмайды чара ахырында әңгәмәдәшем.
Мәктәп турында шигырь яңгыраганда ул шундук, укучы кыз булып, чәченә ак тасма тагып куйды, юл йөрү хәвефсезлеге темасына багышланган шигырь укыганда, светофор китереп чыгарды, ә кулларына светофор төсләрендә булган перчатка киеп куйды. Яшелчәләр турында шигырь укыганда исә ул укучыларга яшелчәләр атрибутларын кидерде. Очрашу дәвамында шигырьләр укыганда, уеннар уйнаганда түбәтәй дә, алъяпкыч та, солдат пилоткасы да кулланылды.
Һәр халык өчен туган тел – иң зур байлык. Аны саклап, яшь буынга тапшыру һәркемнең бурычы. “Укучылар белән очрашуымның төп максаты – балаларда туган телгә мәхәббәт, кызыксыну уяту, аны саклау. Туган телгә сөю хисе нәкъ менә шушындый мавыктыргыч чаралар, уеннар аша тәрбияләнә”, – ди якташыбыз.
Әлбәттә, мондый очрашулар, дәрестән тыш чаралар оештыру туган телне өйрәнгәндә яшь буынны дәртләндерүче фактор булып тора. Туган телгә кызыксыну уяту, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай рухи мирасын барлау максатында оештырылган чара бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.