+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 ноябрь , 10:15

«Берлога» проекты башка төбәкләргә үрнәк итеп куелды

18-19 ноябрьдә югары уку йортлары арасында студентлар кампусында «Берлога» милли киберфизик платформасының төбәкара конференциясе узды. Чараның максаты - Башкортстанда киберфизик платформа проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен Русиянең башка төбәкләренә тапшыру.

«Берлога» проекты башка төбәкләргә үрнәк итеп куелды
«Берлога» проекты башка төбәкләргә үрнәк итеп куелды

Конференциядә профильле министрлыклар һәм муниципаль идарәләр вәкилләре, «Берлога» милли киберфизик платформасының төбәк координаторлары, өстәмә белем бирү һәм мәгариф оешмалары педагоглары, методистлар һәм остазлар катнашты. Конференциядә Русиянең 11 субъектыннан барлыгы 160тан артык кеше катнашты. Чараның нәтиҗәсе 2030 елга кадәр проектларны төбәк модельләрендә гамәлгә ашыру планын эшләү булды.

– Башкортстанда мобиль уеннар, түгәрәкләр, остаханәләр һәм башка интерактив форматлар аша яшьләрне заманча технологияләр дөньясына киңүләм җәлеп итү һәм техник иҗат проектының уникаль форматы гамәлгә ашырылды. Бу тәҗрибә безнең өчен Башкортстан үсешенең технологик векторын гамәлгә ашыруда төп тәҗрибәләрнең берсе булды, без аны башка төбәкләр белән уртаклашырга әзер, – диде төбәкнең мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: