Югары уку йортлары кампусы резиденты, Уфа Фән һәм технологияләр университеты «Киләчәк моторлары» язмасының югары технологияле эшләнмәләрен тәкъдим итте. Алар арасында пилотсыз очу аппаратлары өчен даими магнитлы югары нәтиҗәле контактсыз электр двигательләре бар.
- Башкортстанда алдынгы яшьләр лабораторияләре эшләвен, Евразия белем бирү үзәгенең вузара Ясалма интеллект үзәге, Яшь галимнәр клубы төзелүен, яшь галимнәргә ярдәм итүгә һәм фәнни-технологик эшләнмәләрне үстерүгә юнәлтелгән ярдәм чаралары кертелүен күрсәтерлек нәрсәләребез бар. Һәм без ирешелгәннәрдә тукталырга җыенмыйбыз. Конгресс алдынгы һәм фундаменталь фәнне икътисадның реаль секторы һәм хакимият органнары белән кооперацияләү өчен иң эре мәйданчык булып тора. Һәм бу - яңа идеяләр, алдынгы проектлар булдыру өчен менә дигән нигез, - диде НОЦ идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпова.
Стендта, шулай ук, УУНиТ галимнәре тарафыннан булдырылган "НефАЗ" автобусы макетын урнаштырганнар. Экспонатның кузов һәм эчке панельләре полимер композитлар кулланып эшләнгән.
Яшь галимнәрнең IV конгрессы чаралары турында тулы мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган.
Фото: pravitelstvorb.ru