Бүген ачылган финалга Русиянең 13 төбәгеннән 15 династия чыкты.
«Иң яхшы педагогик династия» Бөтенрусия конкурсы 3 номинация буенча уздырыла. Болар - "Киләчәк фундаменты" - 50дән 150 елга кадәр стажлы династияләр өчен; «Призвание быть» - гомум педагогик стажы 151 елдан 300 елга кадәр булган династияләр өчен; "Гасырдан - гасырга" - стажы 300 елдан артык булган династияләр өчен.
Конкурста катнашучыларга һәм экспертларга Башкортстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Светлана Антипина мөрәҗәгать итте.
- Педагогикага катнашлыгы булган һәркем - бөек кешеләр, ә педагогик династияләр аерым хөрмәткә лаек. Сез бит балаларны тәрбияләп кенә калмыйсыз, ә аларга үзегезнең осталыгыгызны да тапшырасыз. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмавыгызны телим! Сезнең гаиләләрдә шундый мөһим эшегезне дәвам итәчәк балалар тусын, аны буыннан-буынга тапшырыгыз. Дөньяда вәзгыять нинди генә булмасын, кешелек дөньясында нинди генә яңа технологияләр уйлап табылмасын, нинди генә алга китеш булмасын - укытучы һәрвакыт җир йөзендә төп һөнәр булып калачак! - диде ул.
Гаилә традицияләрен үз эченә алган хобби, кызыклы фактлар кергән конкурс сынаулары һәм башка чаралар ике көн дәвам итәчәк. 29 ноябрьдә экспертлар өч номинациядә иң яхшы династияләрне һәм абсолют җиңүчене билгеләячәк.
Фото: pravitelstvorb.ru