Башкортстаннан абыйлы-энеле укучылар – Егор һәм Богдан Глуховцевлар бизнес өчен санлы продуктлар булдыру буенча “Кибер-102”хакатонын эшләүчеләр командалары ярышларында миллион сум откан. Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалында узган турнирда 148 укучы катнашты, дип хәбәр иттеләр республика дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министрлыгында.
- Яшь призерлар хәзерге вакытта үз проектларын бизнеста тормышка ашыру белән шөгыльләнә һәм компания белән хезмәттәшлек итә. Егор белән Богданны чын күңелдән котлыйбыз, аларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмауларын телибез, – дип белдерде Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры вазыйфаларын башкаручы Геннадий Разумикин.
Ярышларда җиңгән Егор һәм Богдан Глуховцевлар Стәрлетамакның Яңа Отрадовка авылындагы 3нче мәктәптә укый. Аларның «R7» командасы тырышып эшләп, «Консилиум про МЕГИ»җәмгыятеннән кейс кысаларында карарны тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, егетләр компаниядән 1 миллион сумлык призга ия булды. Абыйлы-энеле «Кибер 102» хакатонында инде дүртенче ел рәттән катнаша һәм зур тәҗрибәгә ия. Алар сүзләренчә, алар иң катлаулы кейсны сайлаганнар, бу аларга онытылмаслык хис-кичерешләр китергән.
Исегезгә төшерәбез, мондый ярышларның, аерым алганда, хакатонның төп бурычы— компанияләр, эшкуарлар, уйлап табучылар һәм студентлар ИТ-берләшмәсе арасында үзара файдалы хезмәттәшлек булдыру.
Фото республика дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министрлыгы сайтыннан.