-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 декабрь , 09:50

Күңел биреп эшләсәң, уңышка ирешәсең!

Кушнаренко 1нче мәктәбендә моның өчен барлык шартлар тудырылган.

Күңел биреп эшләсәң, уңышка ирешәсең!
Күңел биреп эшләсәң, уңышка ирешәсең!
Советлар Союзы Герое Валентин Паширов исемен йөртүче Кушнаренко 1нче мәктәбендә “Кызыл таң”ның, “Тулпар” һәм “Әллүки”нең дуслары ел саен арта. Әлеге белем учагында укучы тырыш, сәләтле, кызыксынучан укучылар, үз эшен ихлас яратып башкаручы укытучылар белән очрашу, аларның кызыклы мәктәп тормышы, яңалыклары белән танышу һәрвакыт күңелле.

Советлар Союзы Герое, танкист Валентин Дмитриевич Паширов исемен йөртүче мәктәптә бүген 1200дән артык укучы белем ала. Тарабирде, Баскак, Матвеев, Япар авылларыннан, Гора бистәсеннән һәм Подстанциядән 400ләп бала килеп укый, аларны биш автобус йөртә. Әлбәттә, мәктәптә балаларның сәләте, әти-әниләрнең теләге буенча сайлап укыту мөмкинлеге булу да күпләрне җәлеп итәдер. Мәсәлән, биредә 1нче сыйныфтан — спорт, 5нчедән МЧС юнәлешләре буенча кадет сыйныфларын сайларга була. Мәктәптә Шәйморатов сыйныфлары ачылуга — икенче ел, анда 5-6нчы сыйныфларда 40 бала белем ала. Әйтергә кирәк, 2020 елда ачылган агросыйныф та нәтиҗәле эшләп килә. Югары сыйныфларда исә профильле укыту оештырылган.
Тәҗрибәле, абруйлы директор Наза Рәхимова җитәкләгән белем учагында һәр баланың сәләтен төрле яклап ачарга мөмкинлек бар, тиешле шартлар тудырылган, шуңа да нәтиҗәләр югары, укытучыларны да, әти-әниләрне дә сөендерерлек. Мәктәптә 2019 елдан эшләп килүче “Үсеш ноктасы” программасы да балаларның сәләтен үстерүгә яңа мөмкинлекләр ачкан. Биредә информатика, технология, тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләре яңартылган матди-техник базада укытыла. Заманча җиһазландырылган үзәктә дәрестән тыш сәгатьләр, өстәмә белем бирү, проект һәм тикшеренү эшчәнлеге оештырыла.
Биредә укучыларның гына түгел, укытучыларның да сәламәтлеген кайгыртуга аерым игътибар бирелә. “Мәгарифтә күтәрелеш!” белем бирү проектының “Сәламәт елмаю” модуле кысаларында яңа стоматология кабинеты эшләп килә. Шулай ук, бирегә районның төрле мәктәпләреннән килгән укучыларга тешләрнең сәламәтлеген тикшертү мөмкинлеге дә каралган.
1нче мәктәп “Беренчеләр хәрәкәте”нә дә районда беренчеләрдән булып кушылган. Аның кысаларында оештырылган “Орлята России” оешмасына мәктәпнең башлангыч сыйныфлары җәлеп ителгән. Шунысы сөенечле, бу балалар туган телне дә яратып өйрәнә.
Әйтергә кирәк, укучылар “Әллүки” оештырган бәйгеләрдә дә үзләренең бик актив, тырыш, сәләтле булуын исбатлап тора. Татар теле дәресләренә йөрүче укучылар “Әллүки”челәр оештырган осталык дәресендә бу юлы да актив, чәмләнеп, бердәм катнашты. Бергәләп китапчык ясадык, фотога төштек, аралаштык. Район үзәгендә яшәүче балаларның безнең белән саф татар телендә сөйләшүе күңелгә аеруча якын булды, димәк, мәктәптә ана теленең дәрәҗәсе югары. Башлангыч сыйныф укучыларының дәррәү “Әллүки” журналын алдырып укуы да биредәге мөгаллимәләрнең, әти-әниләрнең туган телгә ихтирамлы мөнәсәбәтен, аларның милли үзаңы көчле булуын ачык күрсәтә.
– “Әллүки” журналын укучыларым һәр айны көтеп ала, ярыша-ярыша биремнәрен чишә, шигырьләрен ятлый, хикәя-әкиятләрен бергәләп укыйбыз. Туган тел дәресләре өчен әзер әсбап инде ул “Әллүки”! Әти-әниләр дә балаларының ана телендә чыккан журналны укуып үсүен хуплый, шуңа да язылырга теләүчеләр артып тора, – ди башлангыч сыйныфлар укытуычысы Зөлфия Якупова.
Тырыш, сәләтле укытучылар белем биргән мәктәпнең киләчәктә дә күрсәткечләре югары, укучылары белемле, иҗади һәм максатчан булсын.

Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: