-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 декабрь , 22:20

Гимназия коллективы ремонт көтә

Мишкә районының Яныш Ялкайн исемендәге мари гимназиясе коллективы республика Башлыгына мөрәҗәгать итте.

Гимназия коллективы ремонт көтә
Гимназия коллективы ремонт көтә
Мишкә районының Чурай авылындагы Яныш Ялкайн исемендәге гимназия коллективы “туры элемтә” барышында Радий Хәбировка белем учагына бирелгән яңа автобус өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта директорның укыту эшләре буенча урынбасары Олина Иркәбаева көнүзәк проблемаларны да җиткерде.

“Безнең гимназия бинасына капиталь ремонт кирәк, уку кабинетларын, актлар һәм спорт залларын, матди-техник базаны яңарту таләп ителә. Безнең укучылар олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүләр яулый. Алар өчен уңайлы шартлар булдыру яңа уңышларга зур этәргеч булыр иде”, - диде педагог.

“Мишкә районында полилингваль гимназия ачарга уйлаганда мари теле укытучылары табып булмас дип борчылган идек. Хәзер анда яшь укытучыларның булуын күрәм, бу - шатлыклы күренеш”, — диде Радий Хәбиров.

Республика мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин әлеге гимназиядә 2026 елда ремонт башланачагын белдерде.

 
Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: