+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 декабрь 2024, 04:25

Мәктәп тарихы – ил тарихы

Дүртөйле районының Йосып авылында яңача укыту башлануга 105 ел

Мәктәп тарихы – ил тарихыМәктәп тарихы – ил тарихы
Мәктәп тарихы – ил тарихы

Мәктәп юбилее алдыннан документлар, хатирәләргә таянып аның тарихын барлаганда шундый нәтиҗәгә киләсең: мәктәп тарихы ул – ил тарихы. Үземнең белем учагым – Дүртөйле районы Йосып төп мәктәбе илдә барган үзгәрешләр тәэсирендә формалашкан, монда укыту-тәрбия процесслары көн таләбеннән чыгып камилләшкән, бер яңалык та аны читләтеп үтмәгән. Авылда яңача укыту башлануга инде – 105, заман таләпләреннән чыгып төзелгән яңа бинага күчүгә 50 ел тулды.

Һәр юбилей ул билгеле бер биеклеккә менеп, үткәннәрне барлап, киләчәкне күзаллау өчен кирәк.
Тарихтан билгеле булуынча, совет власте беренче елларыннан ук наданлык белән көрәш башлый. Безнең авылда да шулай була, революциядән соң беренче баскыч совет мәктәбе ачыла. Әйтергә кирәк, ул вакытта мәктәпнең үз бинасы булмый әле.
Шуңа карамастан, укыту таңнан алып кичкә кадәр алып барыла: иртән укытучылар балаларны укыта, кич өлкәннәр килә. Аларны да мәҗбүриләп укырга һәм язарга өйрәтәләр. Мәктәпнең беренче укытучысы Мәзһар Ишмәтов була. Хезмәт ветераны Тәслимә Бәдриева: ”Утызынчы еллар башында балалар манарасы киселгән мәчеттә белем алды. Мин 1934 елда беренче сыйныфка бардым. Мәктәп директоры – Гомәр Исәнгулов, беренче укытучым Мәккия Исәнгулова иде”, – дип сөйләп калдырган. Авылдашыбыз Вафия Әүхәдиеваның1935-42 елларда Йосып җидееллык мәктәбендә белем алуы, ул чакта нибары 5 кенә сыйныф бүлмәсе булу, балаларның ике сменада укуы турында хатирәләре сакланган. Аның тәүге укытучысы – Хәмидә Гыйрфанова, мәктәп директоры Тимерхан Исламов була.
1936 елда авылга башлангыч сыйныфлар укытучысы булып 19 яшьлек Фәрида Харрасова килә. Ул биредә 36 ел дәвамында балаларга белем бирә. Кырыгынчы елларда мәктәптә 250гә якын бала укый, 1948 елдан рәсми рәвештә кичке мәктәп тә ачыла. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүчеләр шунда белемен камилләштерә.
Гомумән, балаларның һәм өлкәнрәк­ләрнең күңеленә белем орлыклары салып, тормышка өмет уяту, белемле итү – укытучыларның төп максаты булган. Ачлык-ялангачлык елларында да балалар мәктәпкә тартылган, сугыш чоры ятимнәрен үзенә сыендырып, зур тормыш юлына әзерләгән Йосып мәктәбе.
1950-58 елларда Йосып җидееллык мәктәбе директоры булып Рәшит Әхмәт улы Максютов эшләгән.
1960 елның 1 сентябреннән мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә. Бинага электр үткәрәләр, укыту шартлары яхшыра. Мәктәп директоры булып чирек гасыр диярлек эшләү чорында Глүс Заһирҗан улы Казыйханов мәктәп үсеше, аның матди-техник базасын ныгыту юнәлешендә күп эш башкара. “1974 елның көзендә, мәктәп хәзерге яңа бинага күчте. Глүс Заһирҗан улы районда тәҗрибәле мәктәп директоры буларак кына түгел, үз хезмәтен төгәл һәм таләпчәнлек, мөкиббәнлек белән башкаруы аша да ихтирам яулаган мәгариф ветераны иде”, – дип хәтерли шул чордагы яшь укытучы Рәфилә Хәмзә кызы Гыйльметдинова.
1983 елның 1 сентябреннән урта мәктәп статусы ала. Бу вакытта директор булып тәҗрибәле педагог, яхшы оештыручы Рузидә Идиятулла кызы Хәмидуллина эшли. Ул чорда Йосып мәктәбендә 150 бала белем ала.
1991 елдан мәктәп Камил Зариф улы Нәфыйковның ышанычлы кулларына тапшырыла. Тынгысыз, максатчан директор Нәфыйков эшләгән чорда мәктәпкә янкорма төзелә, 2000 елдан компьютерлаштыру башлана, 10-11нче сыйныф укучыларын Чарлак авылыннан йөртү өчен автобус булдырыла. Cоңрак Камил Зариф улы авыл хакимияте башлыгы итеп сайлап куелды.
Йосып мәктәбендә укытучылар динас­тиясенә нигез салган абруйлы педагоглар эшләде. Мөгаллимә Гарифҗан кызы Гарифҗанова, мәсәлән, 1961 елда Үзбәк­станда Киров исемендәге педагогия институтын алтын медальгә тәмамлап, Йосып сигезьеллык мәктәбенә химия, биология фәннәрен укытырга кайта. Укыту-тәрбия эшләрен дә күңел биреп башкара. Хаклы ялга чыкканчы 31 ел намус белән эшләде. Анын кызлары: Руфина Айрат кызы Краснокама районы Куян гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз телен укыта, педагогик стажы – 31 ел; Ирина Айрат кызының педагогик стажы – 38 ел, Дүртөйле районы Миңеште урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта; аның кызы Регина Рәвис кызы Казан гимназиясендә физика hам математика фәннәрен укыта, педагогик стажы – 13 ел. Бу укытучылар династиясенең гомум стажы – 113 ел.
Авыл укытучысының һәр адымы, эш-мәнфәгатьләре күз алдында. Ул авылның көзгесе булырга тиеш. Укучылар һәм авыл халкы аңа бәя бирә һәм шул бәя эш барышында һәрчак алгы сызыкта бара.
Минем әнием – хезмәт ветераны Рәмүдә Зәки кызы Зәкиева Йосып мәктәбендә өлкән сыйныфларда математика укытты. Аның эше һәм тормышы шул чор авыл укытучылары эшчәнлегенә охшаш. Планнар төзеп, өем-өем дәфтәрләр тикшереп, төннәр буена дәрескә әзерләнеп утыра иде әнием. Туган авылы мәктәбендә ул 43 ел балаларга белем бирде. Бөтен өй мәшәкатьләре, без – балалар, хуҗалык эшләре барысы да – әни җилкәсендә. Укытучыга, дәрес бирүдән тыш, болай да, бик күп иҗтимагый эшләр йөкләтәләр иде. Ул пропагандист та, агитатор да. Бик булдыклы, активист, урыны белән шаян, зирәк акыллы һәм сөйкемле иде әниебез...
...1982 елда үземнең беренче сыйныфка укырга барганымны әлегедәй хәтерлим. Тәүге укытучым Әнүзә Гаднан кызы Әүхәдиева зифа буе, пөхтә киенүе, дәресләрен әкият дөньясына әйләндерә белүче, үзенең укучылары белән бер тән, бер җан булып яшәп, аларның йөрәгенә үтеп керә алучы укытучы булып исемдә калды.
Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслар белән дә таныштыра. Һәркемгә үзе укыган мәктәп кадерле һәм якын. Мәктәп – туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул.
Йосып мәктәбе коллективы һәрвакыт үрнәкле итеп укыту-тәрбия эшләре алып барды, сугышчан, хезмәт, спорт казанышларына таянды, укытучылар булып үз эшенең осталары, чын педагоглар эшләде һәм эшли. Сәхилә Имам кызы Мостафина, әйтик, химия һәм биология укытучысы иде, гомеренең 35 елын балаларга белем бирүгә багышлады, чирек гасыр Йосып мәктәбендә укытты, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булды. Әминә Миназетдин кызы Миназетдинова, Баһизә Зиннур кызы Кормашева, Наҗия Тәфтезани кызы Гарипова, Лена Рәҗәп кызы Нурморатова, Марат Рәвис улы Мөхәммәтнуров шулай ук олы йөрәкле педагоглар иде.
Венера Нурулла кызы Кәбирова (шөкер, әлеге вакытта исән-сау) түбән сыйныфлардан ук балаларга дөрес юнәлеш бирүче булды. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән һәр бала күңеленә ачкыч таба белде.
Индүсә Җәннәт кызы Васвиева, Зарема Ильяс кызы Зинанова, Альмира Фәнүс кызы Габдуллина, Ризида Барый кызы Миназетдинова, Диләрә Шакирҗан кызы Хәкимова, “РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” Минзилә Салихҗан кызы Гыйльметдинова, Фәвит Шәмгун улы Гыйльметдинов, Айдар Мостафин, Винера Таҗет­динова, Гөлсинә Мостафина – һәммәсе нәкъ шундый олы йөрәкле педагоглар. Бу укытучылар методик алымнарның иң нәти­җәлесен, яңаларын кулланып, зур хөрмәткә лаек булды. Аларның исемнәре, биргән төпле белем һәм тормышчан киңәшләре укучыларының күңел түрендә саклана, игелекле эшләре мәктәп тарихының данлы сәхифәләренә язылган. Аларның һәр­кайсының намуслы эшчәнлеге, балаларга тәрбия бирү буенча бай тәҗрибәсе хакында аерым мәкалә язып булыр иде...
Йосып мәктәбендә төрле елларда укып, тормышта лаеклы урын алучылар – авылның да, мәктәпнең дә зур горурлыгы. Шундыйлар арасында Ленин, “Хезмәт Кызыл байрагы” һәм “Почет билгесе”, орденнары кавалеры Илүс Гыйндуллин, биология фәннәре кандидаты Феликс Фәтхиев, Башкортстанның атказанган нефтьчесе Графит Галиев, Пермь краеның атказанган рәссамы, скульптор Радик Мостафин, “Кызыл таң” , “Гасыр” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында уңышлы эшләгән күренекле журналист Рәзил Фазылов, Мәскәү шәһәре Тушино округының шәрәфле шәхесе, волонтерлык һәм хәйриялек эшчәнлеге өчен Русия Президенты бүләкләре иясе Эмма Рәхмәтуллина (Индүсә Васвиеваның кызы) һәм башкалар бар.
Хәзерге вакытта Йосып төп мәктәбе кадрлар белән комплектланган, педагогик коллектив тотрыклы, укытучыларның дистәләрчә еллар педагогик стажы бар. Мәсәлән, башлангыч сыйныфлар укытучысы Милүзә Галләмова, 36 ел буена сайлаган һөнәренә тугры калып, туган мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә бөтен күңелен биреп эшләгән мөгаллимә. Розалия Рейнер кызы Баймөхәммәтова урыс теле һәм әдәбияты укыта, мәгариф өлкәсе ветераннары Рита Рәшит кызы Кәлимуллина – инглиз теленнән, Венера Габделгани кызы Нәфыйкова математикадан озак еллар дәвамында укучыларга төпле белем бирә. Румия Тимерзиф кызы Мәхмүева хезмәт дәресләрен алып бара. Кыскасы, бүгенге көндә директор Лариса Викторовна Шәрифҗанова җитәкчелегендәге мәктәп коллективы эшлекле һәм җылы атмосферада балаларга белем алырга уңайлы шартлар тудырып, күңел биреп эшли.
Мәктәп коллективы җәмгыятьтә һәм эш базарында югалып калмаслык, төрле яктан әзерлекле булган яшь буын үстерүне төп максаты итеп куя. Укучыларда патриотик хис булдыру юнәлешендә зур эш башкарыла. Монда “Җиңү өчен бабайга рәхмәт!”, “Герой булып тумыйлар – герой булып үсәләр” һәм башка проектлар гамәлгә ашырыла.
Күпләрегезнең: “Бүген авыл мәктәпләре авыр чор кичерә, бөтен нәрсә бар, укучы балалар юк”, – дигәнне ишеткәне бардыр. Бу сүзләрдә – мең хаклык. Укытучы да, мәктәп директоры да үзләре генә чишә алмый торган шундый “авыр” мәсьәлә бу.
Кызганычка каршы, күпчелек авыл мәктәпләренә хас проблема – укучы балалар саны кимү – Йосып мәктәбен дә читләтеп узмады. Быел 1 сентябрьдә мәктәп бусагасын нибары 24 укучы атлап керде. Мәктәпкәчә төркемдә дә сабыйлар саны кимүгә таба. Шуңа карамастан, коллектив авыл һәм район тормышында актив катнаша, укыту, тәрбия процессында яхшы нәтиҗәләргә омтыла.

Рәйлә НӘФЫЙКОВА,
Йосып мәктәбенең элекке укучысы.
Дүртөйле районы.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас