+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 декабрь 2024, 18:00

Уфалыларны нәрсә борчый?

Блогер Ильяс Батыргәрәев уфалыларга блиц-сораулар бирде. "Туры элемтә" барышында аларга Радий Хәбиров җавап бирде.

Уфалыларны нәрсә борчый?Уфалыларны нәрсә борчый?
Уфалыларны нәрсә борчый?

Яшүсмерләре яңа скейт-парклар, спорт мәйданчыклары төзелүе кызыксындырды.

- Әлбәттә, без мондый объектларны төзү буенча эшне алып барачакбыз. Сезнең анда шөгыльләнүегез, спортны үз итүегез сөендерә. Иң мөһиме - яшьләрне спортка җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Киләсе сорау кампусның кайчан тулысынча төзелеп бетәчәгенә кагылды.

- Кампусның бер өлеше күптән эшли инде. Әлеге вакытты Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров Мәскәүдә шул объект буенча эш алып бара. 2026 елда ул тулысынча төзелеп бетәчәк, - диде Радий Хәбиров.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас