-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 декабрь , 21:05

Башкорт теле көне чараларга бай булачак

14 декабрьдә, шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, республикада Башкорт теле көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм 2019 елда төбәк Башлыгы Радий Хәбировның указына ярашлы оештырылды.

Башкорт теле көне чараларга бай булачак
Башкорт теле көне чараларга бай булачак

Быел чара «Мега» сәүдә-күңел ачу комплексында (Рубежная урамы, 174) узачак. Бәйрәмдә катнашучыларны мастер-класслар, викториналар, ә иң мөһиме - туган телдә танышу һәм аралашу көтә.

Бу көнне шулай ук «Тел агачы», «Сәлам, дус!», ә 1 декабрьдән башкорт телен саклау һәм үстерү буенча социаль челтәрләрдә Башкорт теле көненә багышланган конкурс старт алды.

Чара башкорт башкаручылары һәм музыкантлары - Baby Ti (Арслан Тимиров), Тимур Ямалов, Зилия Бәхтиева һәм Юнир Сагынбаевның концерты белән тәмамланачак.

Чара 12.00 сәгатьтә башлана.

Читайте нас: