-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 декабрь , 12:00

“Республика җитәкчесе мәгариф мәсьәләләренә һәрвакыт игътибарлы”

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Айбулат Хаҗин Радий Хәбиров белән “Туры элемтә”дән алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

“Республика җитәкчесе мәгариф мәсьәләләренә һәрвакыт игътибарлы”
“Республика җитәкчесе мәгариф мәсьәләләренә һәрвакыт игътибарлы”
Уфаның Затон бистәсендәге яңа мәктәпне 2025 елның 1 сентябренә тапшырырга планлаштыралар. “Туры элемтә”дә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Новалэнд” торак комплексында яшәүче әни кешенең соравына шулай җавап бирде.
"Анда зур төзелеш шактый һәм Затонда бик күп яшь гаиләләр яши. Хәзерге вакытта мәктәпнең әзерлеге - 96 процент, анда нибары 4 процент төзелеш эшләре калган. Бу 1,5 мең укучыга исәпләнгән шактый зур мәктәп. Ул концессия буенча төзелә, ләкин намуссыз концессионерлар аркасында аны төзеп бетерү буенча билгеле кыенлыклар туды. Без анда җылылык үткәрдек инде, моның белән кыенлыклар булмаячак, һәм аны 2025 елның 1 сентябренә тапшырырга планлаштырабыз", — диде республика җитәкчесе.
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе, республиканың элекке мәгариф министры Айбулат Хаҗин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә”дән алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
"Туры эфир” барышында республика Башлыгы тагын бер тапкыр үзенең мәгариф мәсьәләләре белән тирәнтен таныш булуын күрсәтте. Мәгариф үсешенең һәр мәсьәләсенә, һәр аспектына ул зур игътибар бирә. Бу Радий Фәрит улы республика җитәкчелеге чорында тамырдан үзгәргән мәктәп туклануына да кагыла. Мәгариф учреждениеләрен төзү мәсьәләләренә, бу мәктәпләр генә түгел, балалар бакчалары да, колледжларның, югары уку йортларының тулай тораклары фондын үстерүгә дә, кагылышлы сораулар булды. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иң актуаль сораулар мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга, шул исәптән Затондагы концессион мәктәпкә дә кагылды.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча, Башкортстан Башлыгының ярдәме һәм федераль дәрәҗәдәге абруе аркасында, без һәрвакыт лидерлык позицияләрен биләп тордык һәм биләп торабыз. Алдагы 2025-27 елларда республикага федераль бюджеттан мәктәпләрне, балалар бакчаларын, колледжларны модернизацияләүгә 8,9 миллиард сум акча җәлеп ителәчәк. Бүлеп бирелә торган акчалар суммасы буенча без Идел буе федераль округында — беренче урында, Русия буенча лидерлар өчлегендә торабыз. Бу — безнең республика җитәкчесенең казанышы, бу Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының актив эше, барлык муниципалитетларның, мәгариф оешмалары җитәкчеләренең актив эше. Республиканың төзелеш һәм архитектура министрлыгы ярдәмендә барлык бу проектлар вакытында, тулы һәм, иң мөһиме, бик югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла", - дип билгели Айбулат Хаҗин.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: