Башкортстанда сәламәт мәктәп туклануы буенча курслар ачарга мөмкиннәр. “Туры элемтә” барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка шундый тәкъдим белән танылган блогер, сәламәт туклану буенча эксперт Регина Доктор мөрәҗәгать итте.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада мәктәптә туклану буенча актив эш алып барыла, аның сыйфаты даими яхшыра, әмма балалар арасында симерү һәм икенче типтагы шикәр диабеты очраклары арта.
"Мин диетолог буларак туклану культурасының гаиләдән килүен аңлыйм. Шуңа күрә без эксперт-диетологлар белән балалар туклануы турында хәйрия белем бирү проектын эшләдек. Чөнки күп әниләр балаларын ничек һәм нәрсә ашатырга белмиләр. Һәм без аны әниләр өчен дә уңайлырак итәргә, шул исәптән педагоглар арасында да таратырга телибез", — диде ул.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, бу - бик кирәкле һәм вакытлы тәкъдим.
"Мәктәптә туклану — ул безнең милләт сәламәтлегенә керткән өлешебез. Без инде күп еллар моның белән шөгыльләнәбез, әмма кайбер балалар әлегә кадәр мәктәп ризыкларын санга сукмый. Һәм монда эш стереотипларда. Әгәр дә сез безгә мондый мөмкинлек бирсәгез, без мондый программаны һичшиксез кертәчәкбез, әмма “Роспотребнадзор” һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы хуплавыннан соң», — диде Радий Хәбиров. Ул, шулай ук, илдә иң яхшылар рәтендә булуына карамастан, республика мәктәп туклануы өлкәсен камилләштерү эшен дәвам итәчәк, дип өстәде.
Фото: bashinform.ru