-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 декабрь , 14:30

Олимпиада җиңүчеләренә һәм остазларга премияләр артты

Бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров еллык Юлламасында белдерде.

Олимпиада җиңүчеләренә һәм остазларга премияләр артты
Олимпиада җиңүчеләренә һәм остазларга премияләр артты
Радий Хәбиров балалар белән уңышлы эшләү мисалы итеп Уфаның 18нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Ишдәүләтованы китерде. Ул “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024” Бөтенрусия конкурсында җиңгән.
Башкортстан быел мәктәп укучылары арасында интеллектуаль олимпиада нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында лидерлар өчлегенә керде. Чагыштыру өчен, 2023 елда республика 14нче урында иде. Шулай ук төбәк мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча алтынчы урынны алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга, шулай ук аларны әзерләгән педагогларга премияләр 300 мең сумга һәм 150 мең сумга кадәр арттырылды.
Җиңүчеләр арасында Уфаның 93нче физика-математика лицее укучысы Дмитрий Вылубков та бар. Агымдагы елның мартында ул Русия җыелма командасы составында беренче Халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады һәм хәзер МФТИда уңышлы укый. Укытучысы Айдар Миңнеәхмәтов быел математикадан йөз балл җыючы дүрт укучы әзерләгән. Ел саен аның укучылары фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар була.
"Сезгә, Айдар Рәсүл улы, һәм укучыларыгызга яңа уңышлар телибез!",- диде Радий Хәбиров.

Фото: Радий Хәбировның ТГ каналыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: