Башкорт уенчыклары җитештерүчеләренең беренче республика форумы 25 декабрьдә Уфада узачак. Чарада башкорт уенчыклары тәкъдим ителәчәк, шулай ук катнашучылар башкорт телен саклауда һәм үстерүдә милли колоритлы уенчыкларның роле турында фикер алышачак.
Форумда катнашучылар, республикада җитештерелүче башкорт уенчыкларының төрлелеге белән танышып кына калмыйча, аларны җитештерүчеләр, барлыкка килү тарихы турында да беләчәк. Форумда экспертлар сыйфатында Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, «Китап» нәшрияты, «Баштой» җәмгыяте, «Аленмарт» («Белем тирмәсе»), «Хантой» компанияләре вәкилләре чыгыш ясаячак. Сувенир курчаклар ясау турында кул эшләре остасы Рәшидә Миңнегулова сөйләячәк.
Уку процессында башкорт уенчыкларын куллану тәҗрибәсе турында Уфа районының Шамонино авылындагы «Акбузат» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Дания Вәлиева һәм Уфа шәһәренең З. Биишева исемендәге 140нчы башкорт гимназиясе укытучысы Фәнил Бүләков сөйләячәкләр.
Башкорт уенчыклары җитештерүчеләренә ярдәм кирәклеге турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та берничә тапкыр белдерде.
Форумны Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшрияты һәм «Баштой» җәмгыяте оештыра.