+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 Декабря 2024, 06:50

Туган телне саклау укытучыларның гына эше түгел!

Стәрлетамак шәһәренең 23нче полилингваль күппрофильле мәктәбендә Гаилә елы кысаларында әниләргә багышланган чара узды

Туган телне саклау укытучыларның гына эше түгел!Туган телне саклау укытучыларның гына эше түгел!
Туган телне саклау укытучыларның гына эше түгел!


2019 елда ачылган бу белем бирү учагы чын-чынлап заманча, яңа мәктәпләрнең берсе. Чара буласы залга килеп керү белән, “аһ” иттем. Өр-яңа утыргычлар, сәхнә, музыка аппаратурасы иң яхшы мәдәният сараендагыдан һич тә ким түгел. Тамаша алдыннан гына була торган ыгы-зыгыда бәйгедә катнашучы гаиләләрне дә чамалап була иде. Алар чыгышларын кабатлый, бер-берсенә дәртләндерү сүзләре әйтүе дә ишетелеп тора.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Галиева чараны ачып, укучы балаларны, тамашага килгән әниләр, картәниләрне Әниләр көне белән тәбрикләде һәм бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.
“Иң якты кояшым син, әнием!” дигән бәйгедә Басыйровлар, Уразгуловлар, Нигъмәтуллиннар, Солтановлар гаиләләре катнашты һәм “Туган телне яхшы белүче гаилә”, “Гаилә традицияләрен саклаучы гаилә”, “Иң интеллектуаль гаилә”, “Туган телне саклаучы һәм үстерүче гаилә” номи­нацияләрендә көч сынашты.
Бәйгенең беренче сынавында һәр гаилә сәхнә түренә менеп, үзләре яраткан шөгыльләре белән таныштырды. Аннары татар халык мәкаль­ләрен, аш-суларын белү буенча биремнәрне үтәде. “Ягымлы сүз – җан эретә” бәйгесе бигрәк тә җанлы булды. Монда команда әгъзалары бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтте, ә жюри әгъзалары аларның тел байлыгын, сөйләү осталыгын бәяләде. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Дәртле җырлар, биюләр, шигырь уку белән мәктәп укучылары сәхнәдә бер-берсен алыштырып кына торды. Хәтта ки өздереп гармунда уйнаучы да булды.
Жюри рәисе, Башкортстан татарлары конгрессының Стәрлетамак шәһәре бүлекчәсе рәисе, доцент, филология фәннәре кандидаты, Уфа Фән һәм технологияләр универ­ситеты Стәрлетамак филиа­лының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров, шул ук кафедраның доценты Нәсимә Мөкыймова, “Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламова бәйгедә катнашучы һәр гаиләгә мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды, оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Стәрлетамак шәһәренең 23нче полилингваль күппрофильле мәк­тәбендә туган телдә укыту, халкы­бызның гореф-гадәтләрен саклау буенча күп эшләр башкарыла. Үз һөнәренең остасы булган укытучылар бик тырышып, үз эшен яратып башкара. Монда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүче югары уку йортларын – БДПУ, Уфа Фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының яхшы дәрәҗәдә эшләвен дә ассызыкларга кирәк. Мәсәлән, әлеге чарада гына да татар һәм чуваш филологиясе кафедрасын тәмамлап, укытучы булып эшләүче 5-6 кеше бергә очрашты. Бу сөенечле хәл булса, күңелне кырганы да бар. Сәхнәдә чыгыш ясаучы балаларның күбесе акцент белән сөйләшә.
Барлык шартлар да тудырылган мәктәпләрдә туган тел укытучылары тырышып, сәләтен, белемен биреп, үз фәнен балаларга өйрәтә һәм укучылар аны үзләштерә. Сөйләм теле шомарсын өчен, әлбәттә, бала гаиләдә дә туган телендә аралашырга, гәзит-журналлар, китаплар укырга тиеш.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас