Дүртөйле шәһәренең йөзек кашы булган “Ләйсән” балалар бакчасы үз ишекләрен 1984 елда ачты. Быел ул үзенең 40 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләде.
Бу еллар эчендә балалар бакчасы коллективы, буыннар чылбырын өзмичә, зур педагогик тәҗрибә туплады, эш сыйфатын иң югары дәрәҗәгә күтәрде, иҗади эзләнүләр юнәлешендә озын, уңышлы юл үтте һәм лаеклы рәвештә “Бала үстерү үзәге”нә әверелде.
Бүген безнең тату, бердәм коллективыбыз һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшли һәм мәктәпкәчә белем бирү программаларын нәтиҗәле тормышка ашыра. Музыка белгечләре һәм физик культура буенча инструкторлар өстәмә белем бирү программалары нигезендә сәләтле балалар белән эшләүне оештыруга аерым игътибар бирә. Укытучы-логопедлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүнең җайлаштырылган белем бирү программасын гамәлгә ашыра. Балаларда гражданлык һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү юнәлеше балалар бакчасы эшчәнлегендә мөһим урын алып тора. Безнең тәрбияләнүчеләр ел саен муниципаль, төбәк һәм бөтенрусия конкурсларында җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр сафында була. Ә без, аларның остазлары, иҗади, дус коллективыбыз, балаларның сәламәтлеген саклауга, аларга шатлык, белем һәм күңел җылысы бүләк итүгә омтылып хезмәт салабыз. “Бала үстерү үзәге” җитәкчесе Рәйсә Гайнел кызы Хаҗипова, матди-техник базабызны ныгыту, балалар бакчасы һәрчак шатлык территориясе, белем бишеге, игелек чыганагы булсын өчен барысын да эшли.
Вакыт уза, бүген безнең балалар бакчасы алдында иске агач тәрәзәләрне яңаларына алмаштыру мәсьәләсе килеп басты. Без, педагоглар фикеренчә, яңа тәрәзәләр урнаштыру – балаларның хәвефсезлеге, уңайлылык һәм бинабызның җылылыгы. Шуңа күрә дә безнең балалар бакчасы “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына кушылырга булды. Искергән агач тәрәзәләрне пластикка алмаштырырга омтылу педагоглар коллективын һәм ата-аналарны “ППМИ-2025”тә катнашуга этәрде. Җыелыш оештырдык, анда әлеге программада катнашу һәм аның кысаларында тормышка ашырылырга мөмкин булган өстенлекле проблеманы билгеләү мәсьәләләре каралды. Җыелышка килүчеләр бертавыштан программада катнашу өчен тавыш бирде. Дүртөйле шәһәренең Наҗар Нәҗми урамындагы 36/2 санлы йортта яшәүчеләр балалар бакчасында тәрәзәләрне алмаштырырга тәкъдим итте, очрашулар һәм әңгәмәләр үткәрде. Педагоглар һәм ата-аналар бергәләп “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына багышланган мәдәни-киңкүләм чаралар оештырды һәм уздырды. Бу максатта “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе!” спорт бәйрәме, әлеге проектка багышланган шигырьләрдән төзелгән махсус флешмоб та оештырылды. Инициатив төркем ата-аналар һәм балалар өчен “ППМИ – яңа тәрәзә!” дигән рәсемнәр һәм төрле эшләнмәләр бәйгесе үткәрде. Анда катнашучылар дәртләнеп төрле материаллардан тәрәзәләр эшләде. Бәйгечеләр үзләренең кул эшләре белән балалар бакчасында яңа пластик тәрәзәләр күрергә теләвен ачык белдерде. Макулатура җыю чын-чынлап ярышка әйләнде: кем күбрәк тапшырыр? Балалар бакчасы педагоглары, иске тәрәзәләргә игътибарны җәлеп итү һәм шул ук вакытта безнең проект уңышка ирешер дигән максатта, тәрәзәләрне Яңа ел тематикасы белән бизәде. Бакчабыз тормышында актив катнашкан өчен әти-әниләргә зур рәхмәт! Киләсе елда безнең үзәк яңа тәрәзәләре белән әллә кайдан балкып торыр дип ышанабыз.
Гүзәл Хәбибуллина,
өлкән тәрбияче.
Дүртөйле шәһәре.
Автор фотосы.