+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 декабрь 2024, 04:30

88 мәктәпне ремонт көтә

Агымдагы елда Башкортстанның мәгариф өлкәсен үстерүгә 85 миллиард сумнан артык акча кертелде.

88 мәктәпне ремонт көтә88 мәктәпне ремонт көтә
88 мәктәпне ремонт көтә
Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Хөкүмәтенең йомгаклау утырышында Башкортстанда мәгариф өлкәсен үстерү мәсьәләләре каралды.
— Республикада 980 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы, 1 меңнән артык мәгариф оешмасы һәм 92 колледж эшли, аларда 832 меңнән артык кеше белем ала. Башкортстан мәктәп биналарын капиталь ремонтлауга федераль акчалар җәлеп итү һәм ремонтланган биналар саны буенча илдә лидерлар өчлегенә керә,— дип белдерде Хөкүмәт Премьер-министры һәм мәгариф системасын үстерү якындагы елларга дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булырга тиешлеген билгеләп үтте.
Алга таба төбәктә мәгариф өлкәсен үстерү турында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев җентекләп сөйләде.
Республика бюджетыннан быел мәгариф өлкәсен үстерүгә 85,4 миллиард сум акча юнәлтелгән. Агымдагы елда җәлеп ителгән федераль акчалар күләме якынча 15,6 миллиард сум тәшкил иткән.
Мәгариф өлкәсендә мәктәп инфраструктурасын яңарту буенча актив эш дәвам итә. Быел 1577 урынга исәпләнгән 4 мәктәп ачылган. Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру кысаларында 6 мәктәп бинасы ремонтланган, ике еллык циклдагы 25 бинада эшләр дәвам итә. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 1,5 миллиард сум акча җәлеп ителгән.
Шулай ук быел октябрь аенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү, белем бирү һәм сәламәтләндерү өчен 190 урынлык «Йондоз» белем бирү үзәге ачылды.
2025-27 елларда Башкортстанда 88 мәктәп бинасында Президент программасы буенча капиталь ремонт үткәреләчәк. Русия Мәгариф министрлыгы сайлап алган объектлар саны буенча республика барлык субъектлар арасында 2 нче урында тора.
—Төбәктә “Мәгариф” гомумдәүләт проектында каралган барлык чаралар да уңышлы гамәлгә ашырыла: 73 «Үсеш ноктасы» ачылды, 3 «Кванториум» балалар технопаркы булдырылды; 2 «IT – куб» балаларга санлы белем бирү үзәге булдырылды; 39 мәктәптә санлы белем бирү мохите гамәлгә кертелде; 43 авыл мәктәбендә спорт заллары ремонтланды, — дип билгеләп үтте Урал Килсенбаев.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас