"2024 ел республиканың мәгариф өлкәсе өчен вакыйгаларга бай, нәтиҗәле булды", – дип билгеләде Илдар Марат улы. Ул беренче чиратта мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программага тукталды.
– Моннан алдагы елларда 140 мәктәпне ремонтлаган идек. Бүген 55 меңнән артык бала яңыртылган шартларда белем һәм тәрбия ала. 2025 -27 елларда Русия Мәгариф министрлыгы республикабызның тагын 88 мәктәп бинасын капиталь ремонтлау буенча исемлеккә кертте һәм бу максатта федераль бюджеттан 5,5 миллиард сум акча юнәлтеләчәк, — диде министр.
Ул шулай ук балалар бакчалары биналарын капиталь ремонтлау буенча программага старт бирелүен яхшы башлангыч буларак билгеләде. Әле исемлеккә республиканың 16 балалар бакчасы кертелгән, аларга 840 миллион сум федераль акча бүленә. Ә киләсе елдан колледжларны, беренче чиратта, аларның тулай торакларын капиталь ремонтлау программасы старт ала.
– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров колледжларның уку корпусларын төзекләндерү, аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү программасына башлангыч биргән иде. Шушы нигездә зур эшләр башкарылды. Әле федераль программага ярашлы исемлеккә республиканың җиде колледжы керде. Бу бик яхшы, җитди нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде, — диде Илдар Мәүлетбирдин. — Гомумән, белем бирү тармагына караган учреждениеләрне капиталь ремонтлауга федераль акча җәлеп итү җәһәтеннән без ил буенча иң алдынгы өч төбәк арасында билгеләнәбез, ачыграк итеп әйткәндә, икенче урындабыз. Гомум алганда, 2024 елда республикабызның мәгариф тармагын үстерүгә федераль бюджеттан 15,4 миллиард сум акча җәлеп ителгән.
Әңгәмә барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның еллык Юлламасы барышында укытучыларга ярдәм һәм игътибар җәһәтеннән билгеләнгән чаралар турында да сүз барды. Белүебезчә, төбәк җитәкчесе педагогларга шифаханә-курорт дәвалавына юлламалар бүлү турында әйткән иде. Моннан тыш, бездә, республика Башлыгының тәкъдименә ярашлы, бихисап грантлар булдырылган. Илдар Марат улы шулар турында да җентекле аңлатма бирде.
¬— Укытучыларга грантлар ярдәме турында әйткәндә, биредә беренче максат — мәгариф тармагына яшь белгечләрне җәлеп итү, эшләп йөрүчеләрне дәртләндерү. 2019 елдан, Башкортстан Башлыгы Указына ярашлы, авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә эшләгән укытучыларга грантлар бирелә башлады. Ел саен республиканың 150 укытучысы 690 мең сум күләмдә грант ярдәме ала. Былтыр мәктәпкәчә белем бирү тармагы педагогларының форумында тәрбиячеләр дә шундый ярдәм чараларына мохтаҗ булулары турында белдерде. Быел Башкортстан Башлыгы тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү педагогларына беренче тапкыр 75 грант тапшырылды. Аның суммасы – 575 мең сум. Әйтергә кирәк, мондый ярдәм чарасы илнең башка бер төбәгендә дә юк, – дип билгеләде Илдар Мәүлетбирдин.
Ә инде Радий Хәбировның Юлламасында билгеләнгән бурычларны тормышка ашырып, 2025 елдан ел саен меңләгән педагог республика шифаханәләрендә ял итү мөмкинлегенә ия булачак. Бу хакта Указга кул куелган да инде.
– Аңа ярашлы, укытучыларны сайлап алу, юлламаны тапшыруга бәйле кагыйдәләр дә расланды. Шифаханә-курорт дәвалавына сертификатның суммасы 65 мең сум тәшкил итә. Әгәр бу суммадан кйммәтерәк дәвалау сайларга яки ялны озаграк итәргә теләсәң, үзеңнән өстәргә мөмкин. Укытучыларны муниципалитетлар сайлый, бу очракта эш нәтиҗәләре, төрле казанышлар, әлбәттә, сәламәтлек торышы исәпкә алына. Артабан исемлекләр республика күләмендә карала һәм раслана, – дип аңлатты мәгариф һәм фән министры.
Быел уку йортларына максатлы кабул итү уңаеннан дә чагыштырмача зур, җитди эшләр башкарылган. Мәсәлән, Башкортстан Башлыгының карарына ярашлы, максатлы укырга кергән яшләргә махсус стипендия булдырылды. Аның суммасы – 10 мең сумга кадәр. Моның өчен билгеле бер авыл мәктәбенә белгеч булып кайту шарты белән килешү төзеп укырга керәсең һәм өстәмә стипендия алып укыйсың. Артабан инде килешүгә ярашлы билгеләнгән белем учагында өч ел эшләргә тиешсең.
Әңгәмә барышында Уфада төзеләчәк Республика математика лицее турында да сүз барды. Белүебезчә, бу хакта Радий Хәбиров еллык Юлламасы белән чыгыш ясаганда белдергән иде. Проект федераль казна ярдәме белән тормышка ашырыла. Әйтергә кирәк, башлангыч ил Президенты Владимир Путин тарафыннан да хупланды. “Республикабызның төрле районнарыннан сәләтле балалар өчен уникаль белем бирү үзәге оештырабыз. Бу мәктәпне тәмамлаучылар Русиянең горурлыгы булачак", – диде төбәк җитәкчесе.
– Федераль бюджетта 2,4 миллиард сум акча билгеләнде. Проект әзер, ул дәүләт экспертизасын үтте. Төзелеш өчен җир участогы сайланды. Киләсе елда төзелешне башлаячакбыз. Бик заманча, матур, үзенчәлекле мәктәп булачак. Бу лицей республикабыз мәгариф системасының визит картасы, ягъни йөзен билгеләгән белем учагы булыр, дип ышанабыз, – диде Илдар Марат улы, яңа белем учагына кагылышлы эшләргә аңлатма биреп.
Әңгәмә барышында шулай ук "Профессионалитет" программасы, аның яшләргә һөнәр сайлауда, республиканың икътисад тармакларын, сәнәгать предприятиеләрен кирәкле белгечләр белән тәэмин итүдәге роле һәм әһәмияте билгеләнде. Шушы нигездә республика колледжларының матди-техник базасын ныгыту, андагы лаборатория һәм остаханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү уңаеннан максатлы эш алып барыла. Мәсәлән, бүген, республиканың алты колледжы 100 миллион сумлык федераль грантларга лаек булган. Бу суммага Башкортстан җитәкчелеге тагын 50шәр миллион сум акча өстәгән. Киләсе елда тагын биш колледжга шундый ярдәм күрсәтү бурычы тора.
Салават Сәгыйтов, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты:
– Мәгариф системасында төп мәсьәлә – аның сыйфатын яңа юнәлеш, яңа методикалар һәм технологияләргә бәйле рәвештә даими күтәрү. Безнең республика гадәттәгечә бу процессның башында килә. Биредә укыту дәрәҗәсен, белем сыйфатын арттыру, даими рәвештә укытучыларыбызның квалификациясен күтәрү турында да сүз алып барырга мөмкин. Акмулла университетының Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә бу программаны әзерләве бик куанычлы күренеш.
Быел безне республика Башлыгы Радий Хәбировның максатлы укырга кабул итү турындагы Указы шатландырды. Максатлы юнәлеш буенча укырга кергән кеше укытучы һөнәрен аңлы рәвештә сайлый һәм беренче курстан ук үзен икенче төрле тота, икенче төрле укый. Бу указга тиешле тагын да күбрәк яшьләр безнең педагогия университетына киләчәк, дип ышанабыз. Соңгы елларда педагогия буенча белемгә ихтыяҗ арта бара һәм бу безне куандыра, чөнки укытучысыз милләтнең дә, дәүләтнең дә киләчәге юк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның мәгариф системасы турындагы хәстәрлеге зур хөрмәткә лаек. Катлаулы чорда, илебезгә карата игълан ителгән санкцияләр басымы шартларында күп процесларны туктатырга мәҗбүр булганда, мәгариф системасына капитал салулар үсеше туктатылмый, киресенчә, арта гына бара. Киләсе елларда да тотрыклы рәвештә алга барырбыз, дип ышанам.
Елена Хаффазова, Русия Федерациясе Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының төбәк бүлекчәсе рәисе:
– Нигездә, Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының 2024 елгы нәтиҗәләре буенча эше югары бәягә лаек. Күп максатларга ирешелде: белем бирү хезмәтләренең сыйфатын күтәрү, инновацияләр кертү, матди-техник базаны модернизацияләү. Башкортстан Башлыгы куйган мөһим бурыч – сәләтле укучыларга һәм студентларга ярдәм итү. Бу максатта яңа программалар кертелде, нәтиҗәдә төбәк, федераль һәм халыкара дәрәҗәдә җиңүчеләр һәм призерлар саны артты. Әлбәттә, төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, чыгарылыш сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, олимпиадаларда катнашучылар саны белән мактанырга мөмкин. Минемчә, иң мөһиме – инфраструктураны яңарту, ә калганы — нәтиҗә.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров арытабан да үти алырлык ачык бурычлар куя. Шуңа күрә Башкортстан — лидерлар рәтендә.
Фото: тапшырудан скриншот.
Чыганак: “Башкортостан” гәзите.