+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
9 гыйнвар 2025, 11:50

Санаулы көннәр кала...

БДИ тапшыру өчен гариза бирү вакыты чикле.

Санаулы көннәр кала...Санаулы көннәр кала...
Санаулы көннәр кала...

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгында БДИ тапшыру өчен гариза бирү сроклары турында искә төшерделәр. Ведомствода хәбәр итүләренчә, чыгарылыш сыйныф укучыларыннан гаризалар 2025 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә. Гаризада укучы тапшырырга тиешле барлык фәннәр дә күрсәтелергә тиеш.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны — үзләре укыган мәктәптә, ә узган ел укуны тәмамлаучылар һәм колледж студентлары БДИга теркәү урыннарына яза.

БДИ тапшыру өчен гаризалар шәхсән катнашучылар яки аларның ата-аналары яки вәкаләтле затлар тарафыннан шәхесне таныклаучы документ күрсәтелгәндә, һәм билгеләнгән тәртиптә имзаланган доверенность күрсәтелгәндә бирелә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар БДИда катнашу турында гариза биргәндә ПМПК тәкъдимнәренең төп нөсхәсен яки тиешенчә таныкланган күчермәсен, ә инвалид балалар инвалидлыкны раслаучы белешмәнең төп нөсхәсен яки тиешенчә имзаланган күчермәсен, шулай ук ПМПК тәкъдимнәренең төп нөсхәсен яки расланган күчермәсен күрсәтәләр.

Узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар гариза биргәндә белем турындагы документларның төп нөсхәсен яки аларның расланган күчермәсен, колледж студентлары — уку урыныннан белешмә бирә.

1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас