+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 гыйнвар 2025, 10:40

Балалар әдәбияты өлкәсендә премия булдырылачак

Ел саен биреләчәк һәр премиянең күләме 1,5 миллион сум тәшкил итәчәк.

Балалар әдәбияты өлкәсендә премия булдырылачак
Балалар әдәбияты өлкәсендә премия булдырылачак
Русия Хөкүмәте балалар һәм үсмерләр әдәбияты өлкәсендә җиде номинациядә премия булдырды, ул быел бирелә башлаячак. Ел саен биреләчәк һәр премиянең күләме 1,5 миллион сум тәшкил итәчәк.

Ул түбәндәге номинацияләр буенча биреләчәк: балалар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткән өчен, балалар өчен иң яхшы проза әсәре, үсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре, балалар өчен иң яхшы шигъри әсәр, үсмерләр өчен иң яхшы шигъри әсәр, балалар һәм үсмерләр өчен иң яхшы иллюстрацияле китап, балалар һәм үсмерләр өчен иң яхшы нәшрият проекты.

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас