Катлаулы булуына карамастан, урыс теле белән кызыксыну гаять зур, өйрәнергә теләүче укучылар саны елдан-ел арта.
Әлбәттә, килешләр, төрләнешләр – болар барысы да Кытай укучылары өчен яңалык. Әйтелеше генә дә ни тора! Шуңа күрә аларга кагыйдәләрне атнага җидешәр сәгать өйрәнергә туры килә. Бигрәк тә, укучыларга “р” авазын әйтү авыр бирелә. Укучыларның күпчелеге хәзер инглиз теле дәресләре урынына урыс телен сайлый. Имтихан тапшырып, Русиягә укырга килергә теләүчеләр саны да арта бара. Шунысы кызыклы, элек Кытайда урыс теле дәресләре һәр мәктәптә укытылган. Шуңа да бөек урыс телен белүчеләр өлкән яшьтәгеләр арасында еш очрый.
Автор фотосы.