Утырыш башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Уфа тармак технологияләре колледжы эшчәнлеге белән танышты. Радий Хәбиров уку кабинетларын, аш пешерү эше буенча остаханәләрне, проект-тикшеренү, эксперименталь-демонстрацион лабораторияләрне карады, шулай ук тиздән эшләтеп җибәрергә ниятләнгән һәм студентлар үзләре эшләячәк кафеда булды.
Утырышны ачып, Башкортстан Башлыгы, урта һөнәри белем бирү системасы алдында торган төп бурыч – заманча Русия икътисады ихтыяҗлары өчен квалификацияле, көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү, дип билгеләп үтте.
- Русия Президенты Владимир Путин 2028 елга 1 миллион яңа белгеч һәм квалификацияле эшче әзерләү бурычын куйды. Ә 2030 елга аларның саны 2 миллионнан артып китәргә тиеш. Урта һөнәри белем бирү системасы – мондый югары профессиональ кадрлар резервын формалаштыруның стратегик звеносы. Бүген без сәнәгатьтә генә түгел, медицина, мәгариф, башка тармакларда да кадрлар кытлыгын тоябыз, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, колледжларның матди базасын ныгытырга һәм кадрлар мәсьәләләрен хәл итәргә «Профессионалитет» федераль проекты ярдәм итә. Аның кысаларында республикага 1,6 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителде.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, тагын бер мөһим бурыч – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм инвалид кешеләрне сыйфатлы белем белән тәэмин итү, аларны җәмгыятькә уңышлы җайлаштыру һәм социальләштерү.
- Безнең колледжларда меңнән артык шундый студент белем ала. Бу балалар махсус шартларга мохтаҗ. Алар өчен, һичшиксез, уңайлы мохит булдырылырга тиеш. Моны һәрвакыт контрольдә тотарга кирәк, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru