+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 гыйнвар 2025, 04:20

Тәртип өчен билге куярга кирәкме?

Белгечләр һәм әти-әниләр фикер алыша.

Тәртип өчен билге куярга кирәкме?Тәртип өчен билге куярга кирәкме?
Тәртип өчен билге куярга кирәкме?
Русия Президенты Владимир Путин мәктәп укучыларының үз-үзләрен тотышын, тәртибен бәяләүне кире кайтару темасына ата-аналар һәм белгечләр белән фикер алышырга кирәк, дип белдерде.

“Дөресен әйткәндә, мин хәтта бездә тәртип өчен бәя булмавын белми дә идем. Әгәр моның өчен билге куярга ярамый икән, димәк, мондый карар кабул итүчеләрнең ниндидер сәбәпләре булган. Әлбәттә, бу хакта фикер алышырга кирәк. Ләкин тәртип өчен бәя кире кайтарылса, ул нәрсәгәдер йогынты ясарга тиеш... Ул башка бәяләр белән тигез булырга тиеш... Белгечләр, ата-аналар берлеге белән фикер алышырга һәм уйланылган карар кабул итәргә кирәк”, – диде дәүләт башлыгы.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас