Бу хакта Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков белдерде. Аның сүзләренчә, бу системаны камилләштерү белән бәйле эволюцион процесс.
“Яңа модельгә салыначак эш принциплары арасында – фундаменталь башлангычларны көчәйтү һәм сыйфатлы практика бирү”, – дип белдерә министр.
Мәгариф һәм фән министры билгеләп үтүенчә, шулай ук быелгы уку елы тәмамланганнан соң (2024-25) 50 югары уку йортында фундаменталь дисциплиналарны укыту сыйфатын арттыру буенча пилот проектка анализ ясалачак. Бу югары уку йортлары тәҗрибәсен барлык башка университетларга да тарату планлаштырыла.
Фото: Фотобанк ИА “Башинформ”