Салават шәһәренең балалар сәнгать мәктәбенең ишекләре ел әйләнәсенә диярлек ябылмый. Ул йөзләрчә малай һәм кызның яраткан шөгыленә өйрәнү генә түгел, ә үз сәләтләрен ачу, иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү урыны да. Учреждениенең матди-техник базасы ныклы, балаларның сәләтен үстерүгә зур көч салучы педагоглар коллективы биредә укучылар белән төрле юнәлешләр буенча шөгыльләнә. Ел уңышларын барлаганда, иң зур казаныш, әлбәттә, сәнгать мәктәбенең республикада иң беренче булып архитектура сәнгате юнәлеше буенча һөнәргә өйрәтү программасын тормышка ашыра башлавы булды.
– Шәһәр балаларының безнең мәктәпкә тартылуы һич тә очраклы түгел. Дистәләрчә юнәлештәге остаханәләрдә сәләтле малайлар һәм кызларга яраткан шөгылен табу мөмкинлеге бар. Комнан сурәт төшерүчеләр, төрле сын ясау осталары, чүлмәкче сыйныфлары аеруча нәтиҗәле эшли. 2021 елда мәктәпнең “Бердәм Русия” партиясе грантына лаек булуы чүлмәкчеләр студиясен ачарга булышлык итте. Кышкы каникулларда да биредә осталык дәресләре дәвам итә. Без сәләтле балаларга шөгыльләнү һәм вакытын файдалы үткәрү өчен мавыктыргыч чаралар оештырырга бул-
дык, – ди директор Гүзәл Ситдыйкова.
Сәнгать мәктәбендә ун төркем төрле юнәлеш буенча шөгыльләнә. “Акыллы каникул” һәм “Илһам чыганагы” проектлары комплекслы ял итү һәм бер үк вакытта яраткан иҗат төре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Әйткәндәй, яшь иҗатчылар коллективы шәһәрдә “Пушкин картасы” дәүләт программасында иң актив катнашучыларның берсе буларак билгеләнгән. Әлеге программа кабул ителгәннән башлап биредә 170кә якын чара үткәрелгән.
Билгеле, биредә сәнгать серләренә төшенүчеләрнең күбесе һөнәр сайлаганда да шул юнәлешне дәвам итә. Сәнгать мәктәбе тәрбияләгән сәләтле балаларның кайберләре әлеге вакытта, мәсәлән, Мәскәү, Екатеринбург, Казан, Уфа, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге югары уку йортларында белем ала.
– Мәктәптә “Архитектура” сәнгате буенча сыйныф ачу очраклы булмады, – ди Гүзәл Ринат кызы.
Җитәкче фикеренчә, бу һөнәргә ихтыяҗ үсә һәм архитектор һөнәренә кызыксыну уятуда мәктәптәге яңа юнәлешнең нәтиҗә бирәчәгенә ышаныч зур.
Әлеге яңа юнәлеш программасының авторы – югары категорияле педагог һәм методист Эльвира Сафиуллина. Ул озак еллар мәктәптә сызым дәресеннән укыткан. Ә хәзер барлык тырышлыгын һәм осталыгын яшь архитекторлар тәрбияләүгә сала. Әйткәндәй, Эльвира Рәкыйп кызы җитәкчелегендәге иҗади төркем Салават шәһәренең 75 еллыгына ком анимациясе техникасы нигезендә мультфильм эшләгән. Аларның бу хезмәтенә салаватлылар тарафыннан югары бәя бирелде. Тәҗрибәле педагогның мәктәп өчен грант проектларын эшләвен һәм аларны уңышлы тормышка ашыруын билгеләргә кирәк. Яшь архитекторларның икенче төркеме белән Анна Дудкина шөгыльләнә.
– Мәктәптә балалар сурәт төшерергә, графика һәм рәсем сәнгатенә өйрәнү белән генә чикләнми, ә кәгазь пластикасы принциплары буенча макетлар, коллажлар эшләүне һәм компьютер графикасын кулланып, архитектур сәнгать юнәлешләрен дә үзләштерә. Сәләтле малайлар һәм кызларның фантазиясе көчле. Алар бик күзәтүчән һәм игътибарлы. Араларында, шушы һөнәрне сайлап, киләчәктә туган шәһәрен тагын да матуррак итеп үзгәрергә омтылганнары да бар. Гомумән, балаларның бирегә теләп, иҗади караш белән килүе безне куандыра, – ди Гүзәл Ситдыйкова.
Олег Төхвәтуллин.
Салават шәһәре.