-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 гыйнвар , 15:25

Соңгы кыңгырау кайчан яңгыраячак?

Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеле.

Соңгы кыңгырау кайчан яңгыраячак?
Соңгы кыңгырау кайчан яңгыраячак?
Башкортстанда 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау 24 майда, шимбә көнне яңгыраячак. Бу датаны республиканың мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте. Аттестатларны тугызынчы сыйныф укучыларына — 27 июньдә, унберенче сыйныф укучыларына 28 июньдә тапшырачаклар.
Быел Башкортстанда 9нчы сыйныфны — 50 меңнән артык, ә 11нче сыйныфны 15,5 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлый. Билгеле бер шартларда 11нче сыйныфны тәмамлаучы укуда аерым уңышлары өчен беренче яки икенче дәрәҗәдәге медаль алырга мөмкин. Беренчесе — алтын, икенчесе — көмеш.

"Исегезгә төшерәм, йомгаклау билгеләрендә нибары ике дүртле булса, укучылар көмеш медальгә дәгъва итә ала. Шулай ук алар урыс теленнән БДИда һәм үзләре сайлап тапшырган фәннәрнең берсеннән кимендә 60 балл җыярга тиеш. "Алтын" өчен — урыс теленнән һәм фәннәрнең берсеннән ким дигәндә 70 балл җыярга кирәк", — дип язган Илдар Мәүлетбирдин.

Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: