Уфада “Башкортстан башкаласының ел укытучысы” һәм “Башкортстан башкаласының башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсларына старт бирелде. Жюри составына югары уку йортлары галимнәре, мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, элегрәк һөнәри конкурсларда лауреат һәм җиңүче булган педагоглар керде.
Быел ярышта 70 укытучы катнашачак. Аларның 29ы — “Башкортстан башкаласының ел укытучысы” номинациясендә, 7се “Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә көч сынашачак, ә 10ы иң яхшы башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы исеме өчен көрәшәчәк.
Традиция буенча, катнашучылар арасында яшь белгечләр өчен аерым номинация булдырыла. Бу категориядә 24 яшь педагог үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәчәк.
Конкурста җиңүчеләрнең исемнәре 15 февральдә игълан ителәчәк.
Фото: nimc_ufa