Уфа Фән һәм технологияләр университеты профессоры Руслан Вәлиев дөньяның иң яхшы галимнәре исемлегенә Русиядән 10 тикшеренүче арасында кертелде. Elsevier белән берлектә Стэнфорд университеты тарафыннан төзелгән һәм Scopus мәгълүматларына нигезләнгән бу рейтинг дөньякүләм фәнни лидерларны ачыклау өчен ышанычлы чыганак булып хезмәт итә.
Руслан Вәлиев - физика-математика фәннәре докторы, УУНиТның Перспективалы материаллар физикасы фәнни-тикшеренү институтын җитәкли. Аның фәнни тикшеренүләре материаллар белеме, металл материалларның, нанокристалларның ныклыгы һәм пластиклыгы физикасы, интенсив пластик деформация өлкәсендә ята. Ул металл материалларда күзәнәкләрнең чикләрен фәнни ачуда автордаш булып тора.
Галим металларны һәм эретмәләрне интенсив пластик деформация ысуллары белән наноструктуралаштыру принципларын өйрәнә һәм гамәлгә кертә, алар энергетикада, машина төзелешендә һәм медицинада инновацион кулланылышлар өчен уникаль үзлекләре булган күләмле наноматериаллар алырга мөмкинлек бирә.
Фото: pravitelstvorb.ru