Уку йортында 243 студент белем ала. Монда авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм гомумтөзелеш эшләре осталарын, пешекчеләрне һәм кондитерларны әзерлиләр. Читтән килүчеләр өчен 140 урынлык тулай торак бар.
Башкортстан Башлыгы кабинетларны, уку цехларын карады. Студентлар белән аралашу вакытында Радий Хәбиров, пешекче һәм кондитер һөнәрләре бик кирәкле, дип билгеләп үтте һәм студентларга югары квалификацияле белгечләр булуны теләде.
Төбәк Башлыгы шулай ук учреждение җитәкчелеге белән уку йортын модернизацияләү планнары турында сөйләште һәм республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына Бакаладагы Башкорт аграр-технологик колледжы филиалының капиталь ремонт төрләре һәм сроклары буенча тәкъдимнәр кертүне йөкләде.
- Республика колледжлары директорлары әйтүенчә, без ремонт ясаган уку йортларында документлар тапшыручы егетләр саны арткан, - диде Радий Хәбиров. - Бакалы районы колледжына 100 ел диярлек. Аңлашыла, матди базаны ныгыту мәсьәләсен хәл итүне таләп итәләр. 2025 елга акчаларны без тулы күләмдә бүлдек, ә менә 2026 елга программаны әлегә ахырына кадәр формалаштырмадык. Акчаны кая һәм нинди тәртиптә кертергә дигән үлчәнгән карарлар кабул итәчәкбез.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Башкортстан Башлыгы Бакалы районына эш сәфәренә йомгак ясады.
- Муниципалитет яхшы үсә. Биредә җайга салынган идарә командасы эшли, кешеләр хакимият башлыгын яхшы белә һәм аңа хөрмәт белән карый, - дип йомгаклады Рәдий Хәбиров. - Объектлар төзелә, быел поликлиника файдалануга тапшырылачак. Шуңа күрә монда бик нык инфраструктура булдырылган. Хәер, мәсьәләләр бар әле. Аларны эзмә-эзлекле рәвештә хәл итәчәкбез.
Фото: glavarb.ru