+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 гыйнвар 2025, 10:20

Милләтебез горурлыгы булыгыз!

Уфада туган телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы үтте.

Милләтебез горурлыгы булыгыз!
Милләтебез горурлыгы булыгыз!

Кышкы каникуллар туган телләрен сөюче кызлар һәм егетләрнең аеруча исендә калачак. Белемле һәм сәләтле укучыларга Уфаның Яңа ел бизәкләренә төренгән иң матур вакытында башкалага килеп, мәртәбәле бәйгедә катнашу бәхете тиде.
Шушы көннәрдә башкалада туган телләр (татар, чуваш, мари, удмурт, мордва) һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде.

Билгеле булуынча, 10-11 гыйнварда Касыйм Дәүләткил­диев исемендәге Республика гимназия-интернатында узган туган телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасында гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары көч сынашты. Олимпиада туган тел һәм әдә­бияттан тирән белемле һәм сәләтле укучыларны ачыклау, туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну формалаштыру, үсеп килүче буында ана теленә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан ел саен үткәрелә.
Быел олимпиаданың республика этабында 141 укучы белемен сынады, шуларның 85е – татар теле һәм әдәбияты, 23е – чуваш теле һәм әдә­бияты, 17се – мари теле һәм әдәбияты, 13е – удмурт теле һәм әдәбияты, 3се – мордва теле һәм әдәбияты буенча.
Бәйгедә катнашучылар иҗади биремнәрне үтәде, тест сорауларына җавап бирде, шулай ук, укучыларга диалог тәкъдим ителде, һәркайсы сәнгатьле укуда сәләтен күрсәтте. Бу сынаулар укучыларга үз белем­нәренең тирән­леген күрсәтергә һәм белгән­нәрен сынап карарга мөм­кинлек бирде.
Укучыларны тәбрикләү тантанасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Русия­нең Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева, мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева, Милли мәга­риф идарәсе башлыгы Морат Ишемгулов, төбәк милли-мә­дәни берләшмәләре вәкил­ләре, жюри әгъзалары катнашты.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Туймазы, Бүздәк, Дүртөйле районнары һәм Уфа шәһәре укучылары төпле белем күрсәтеп, җиңүчеләр исеменә лаек булды. Чуваш теле һәм әдәбияты буенча – Авыргазы һәм Миякә районнары, мари теле һәм әдәбияты буенча – Бөре һәм Мишкә районнары, удмурт теле һәм әдә­бияты буенча – Тәтешле районы, мордва теле һәм әдә­бияты буенча Кырмыскалы һәм Чишмә районнары укучылары олимпиаданың абсолют җиңү­челәре булды.
Бу уңышлар укучылар әзерле­генең югары дәрәҗәдә булуын һәм аларның туган телгә мәхәббәтен чагылдыра һәм, һичшиксез, илебезнең мәдәни күптөрлелеген саклап калуга ярдәм итә.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Туймазы 1нче интернат-мәктә­беннән 11нче сыйныф укучысы Эльзана Бәд­ретдинова (укытучысы – Зинфира Нурисламова), Уфаның 84нче Татар гимназия­сеннән 11нче сыйныф укучысы Элина Әхмәт­җанова һәм 10нчы сыйныф укучысы Азалия Мортазина (укытучылары – Илмира Шакирова), Бүздәк 1нче мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Илнар Хуҗиев (укытучысы – Зилә Мос­тафина), Дүртөйле районының Мәскәү мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Галия Гыймалетдинова (укытучысы – Эльза Мөхәммәт­җанова) җиңүчеләр булды.
Шунысы игътибарга лаек, мәртәбәле бәйгедә берничә ел рәттән катнашып, җиңүче яисә призер исемен яулап килүче укучылар да байтак. Әйтик, Туймазы 1нче интернат-мәк­тәбе укучысы Эльзана Бәдрет­динова укытучысы Зинфира Гаднән кызы җитәкче­легендә һәр елны яхшы нәтиҗә­ләргә ирешә. Быел да республика олимпиадасында сәләтле кыз төпле белемле булуын исбатлап, мөмкин булган 100 баллдан 100 балл җыйды.
Уфаның 84нче Татар гимна­зиясеннән берьюлы ике укучының җиңүгә ирешүе аеруча мактауга лаек. Озак еллар татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Илмира Шаки­рованың укучылары республика һәм төбәкара олимпиадаларда һәр елны беренчелекне яулап, гимназия данын арттыра. Быел Элина Әхмәт­җанова һәм Азалия Мортазина татар теле һәм әдәбиятыннан тирәнтен белем күрсәтеп, икесе дә җиңүче исемен яулады.
Стәрлетамак, Октябрьский, Бәләбәй, Уфа шәһәрләреннән, Балтач, Борай, Куергазы, Илеш, Бакалы, Дүртөйле, Миякә районнарыннан туган телләр бәйгесенә килгән укучылар призерлар исе­менә лаек булды.
Әлеге бәйгедә җиңүче укучыларны алда тагын бер бәйге – Казанда үтәчәк төбәк­ара олимпиада көтә. Безнең милләтебез җәүһәр­ләре анда да балкып аерылып торачагына, зур җиңүләр яулап кайтачагына өметләнәбез.

Фото Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас