+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 гыйнвар 2025, 12:30

Рөстәм Кузеев истәлегенә мурал ачылды

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында фронтовик, галим Рөстәм Кузеевка мурал ачу символик мәгънәгә ия.

Рөстәм Кузеев истәлегенә мурал ачылдыРөстәм Кузеев истәлегенә мурал ачылды
Рөстәм Кузеев истәлегенә мурал ачылды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылау уңаеннан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Бөек Ватан сугышы ветераны, тарих фәннәре докторы, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Башкорт дәүләт педагогия институтының икенче ректоры Рөстәм Гомәр улы Кузеевка багышланган мурал ачылды.

Ул Тарих, хокукый һәм социаль-гуманитар белем бирү институты урнашкан дүртенче уку корпусында барлыкка килде. Тантаналы чара бүген - 18 гыйнварда, университетка нигез салынган көнне булды, анда вуз ветераннары һәм мәртәбәле кунаклар катнашты.

Сәламләү сүзләре белән Дәүләт җыелышы- Корылтай депутаты, Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтов чыгыш ясады.
"Без алга таба да Акмулла университеты исеме илебезнең алдынгы педагогик югары уку йортлары арасында булсын өчен тырышачакбыз, эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Әлеге вакытта указ проекты карала, аның нигезендә 2 март - Остазлар көне булачак. Бу бик дөрес, чөнки безнең һәрберебезнең тормыш юлын, һөнәри үсешне билгеләүче остазлары бар.

Миңа Рөстәм Гомәрович белән аралашырга туры килмәде, әмма, безнең университет тарихын укыганда да, аның никадәр масштаблы шәхес булуын, кешенең нинди югары категорияләр белән фикер йөрткәнен һәм университетны үстерү өчен күпме көч, сәламәтлеген биргәнен аңлыйсың.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан тарихчылар корпусында фронтовик, галим Рөстәм Кузеевка мурал ачуыбыз символик мәгънәгә ия. Яңа буын аның үрнәгендә тәрбияләнергә, үз гомерен педагогикага, фәнгә, республикага һәм илгә багышлаган кешенең, патриотның кыйммәтләрен үзенә сеңдерергә тиеш», – дип ассызыклады университет ректоры.

Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова билгеләп үткәнчә, Рөстәм Гомәр улы студентлар өчен ректор гына түгел, ул студентлар турында аталарча кайгырткан кеше иде.

Рөстәм Кузеевның туганының улы, тарих фәннәре кандидаты, Башкортстан икътисад-юридик колледжы директоры Искәндәр Кузеев Акмулла университетына абыйсының истәлегенә сакчыл мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде һәм университетка үсеш һәм уңышлар теләде.

Акмулла университетының мактаулы профессоры, педагогия фәннәре докторы, профессор Раил Әсәдуллин Рөстәм Гомәр улы ректорлык иткән елларда югары уку йортының ничек үзгәрүе, кадрлар белән җентекле эшләве, педагогикага мөнәсәбәте турында сөйләде.

Хөрмәт һәм истәлек йөзеннән муралга чәчәкләр салынды.

Фото: пресс службы БГПУ


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас