+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 гыйнвар 2025, 10:30

Укучылар патриотик җырлар өйрәнергә тиеш

Экспертлар мәктәптә музыка дәресләре өчен эстрада җырларын сайлаячак.

Укучылар патриотик җырлар өйрәнергә тиешУкучылар патриотик җырлар өйрәнергә тиеш
Укучылар патриотик җырлар өйрәнергә тиеш
Русия Мәгариф министрлыгында мәктәп укучыларына музыка дәресләрендә нинди җырлар өйрәнергә икәнен хәл итә торган экспертлар исемлеген төзеделәр. Экспертлар арасында — безнең якташыбыз, опера җырчысы Илдар Абдразаков, шулай ук дирижер, Мариинский һәм Зур театрлар генераль директоры Валерий Гергиев, Щукин исемендәге театр институты ректоры Евгений Князев, Гнесинка ректоры Александр Рыжинский кебек танылган мәдәният эшлеклеләре, дип хәбәр итә Baza.
Исемлеккә шулай ук депутатлар, түрәләр һәм музыка мәктәпләре һәм институтлары укытучылары да керде. Алар арасында — Дәүләт думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов, Русия Мәгариф министрлыгының тәрбия, өстәмә белем һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталья Агре.
Җәйгә патриотик эстрада җырлары исемлеген әзерләячәкләр. Проектны тәкъдир итү августка билгеләнгән.
Агымдагы елның 28 ноябрендә Союзлар йортында “Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә Ватан турында җырлар” темасына түгәрәк өстәл узды. Аңа Дәүләт думасының мәдәният буенча комитеты рәисе Ольга Казакова, депутат Сергей Колунов, шулай ук Олег Газманов һәм Шаманны чакырганнар. Очрашуда катнашучылар бертавыштан укучылар «Я русский», «Офицеры», «Батяня-комбат» кебек патриотик җырларны өйрәнергә тиеш дигән карарга килгән.
Яңартылган музыка дәресләре 2025 елда ук старт алырга мөмкин.

Фото:архив «Башинформ»


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас