Агымдагы елда БДИ тапшыру процедурасында җитди үзгәрешләр көтелми. Бу хакта “Башинформ”да “БДИ-2025 уздыру үзенчәлекләре: нәрсәләр белү мөһим” дигән темага “түгәрәк өстәл”дә мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.
"Иң мөһиме - хәзер безнең чыгарылыш сыйныф укучыларына сайлаган фәннәрне билгеләргә һәм 1 февральгә кадәр БДИ тапшыруга гариза бирергә кирәк. Аннары имтиханнарга тыныч кына әзерләнергә була. Безнең бурыч исә — дәүләт йомгаклау аттестациясен хәвефсез һәм хилафлыкларсыз уздыруга әзерләнү ", — диде Илдар Мәүлетбирдин.
Элегрәк Русия Мәгариф министрлыгы һәм “Рособрнадзор” агымдагы елда Бердәм дәүләт имтиханын, төп дәүләт имтиханын һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын уздыруның рәсми даталарын игълан иткәннәр иде.
Фото: bashinform.ru