Башкортстанда югары уку йортларына укырга кергәндә абитуриентлар укудагы, спорт яисә җәмәгать тормышындагы аерым казанышлары өчен өстәмә баллар алырга мөмкин. Бу хакта “БДИ-2025 уздыру үзенчәлекләре: нәрсәләр белү мөһим?” дигән “түгәрәк өстәл”дә мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин сөйләде.
Министр билгеләп үткәнчә, кайбер очракларда алар, нинди университетка керүгә бәйле рәвештә, 5-10 балл бирә ала.
"Өстәмә баллар рәвешендә өстенлекләрне алтын медаль ияләре, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, ГТО билгеләре ияләре һәм волонтерлар алачак. Тулырак мәгълүматны сезне кызыксындырган югары уку йортлары сайтларыннан белеп була", — диде Илдар Мәүлетбирдин.
Фото: bashinform.ru