Уфада мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә “Ел педагогы” конкурсының шәһәр этабына йомгак ясалды. Педагогик осталык конкурсында 21нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Зөлфия Насыйбуллина һәм 194нче балалар бакчасы тәрбиячесе Нәргизә Каюпова җиңүче исемен яулады.
Уфа мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, җиңүчеләр «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” республика конкурсында Башкортстан башкаласын тәкъдим итәчәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Русиянең ел тәрбиячесе» конкурсы нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы 15 укытучысы исемлегенә Уфаның 281нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Гөлназ Кураева керде. Балалар бакчасында ул инде 19 ел эшли. Аның хезмәттәше — Уфаның 18нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Ишдәүләтова да федераль дәрәҗәдә уңышларга иреште. Ул балалар белән туган телдә эшләүче тәрбиячеләр арасында иң яхшысы дип танылды.
Фото:управление образования Уфы