+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 гыйнвар 2025, 11:05

Укытучыларга да стипендия булдырмакчылар

Путин чит илләрдә эшләүче урыс теле укытучылары өчен стипендия булдырырга тәкъдим итте.

Укытучыларга да стипендия булдырмакчыларУкытучыларга да стипендия булдырмакчылар
Укытучыларга да стипендия булдырмакчылар
Русия Президенты Владимир Путин чит илләрдә эшләүче урыс теле укытучылары өчен профессор Людмила Вербицкая исемендәге стипендия булдыру идеясен хуплады.

"Башка дәүләтләрдә эшләүче ватандашларыбыз - яшь, сәләтле укытучылар өчен махсус стипендия булдыру идеясе барлыгын беләм. Алар анда урыс теле һәм әдәбиятын укыта, безнең мәдәниятне чит илләрдә алга этәрә, еш кына
шактый катлаулы шартларда эшли. Бу - яхшы идея, мин аны тулысынча хуплыйм", — диде дәүләт башлыгы Урыс теленә һәм Русия халыкларының башка телләренә ярдәм итү советы утырышы барышында.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, профессор Людмила Вербицкая - искиткеч педагог, галим, чын алга әйдәүче шәхес, ул Урыс теле буенча совет булдыру буенча башлап йөрүчеләрнең берсе булды.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас