-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Мәгариф
30 гыйнвар , 11:38

Вузара кампус резиденты колледж студентларын укытачак

Югары уку йортлары студентлар кампусы резиденты Уфа Фән һәм технологияләр университеты һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары арасында хезмәттәшлек Атласын эшләде.

Вузара кампус резиденты колледж студентларын укытачак
Вузара кампус резиденты колледж студентларын укытачак

Документ нигезендә, УУНиТның һәр институты һәм факультеты мөмкин булган партнерларны таба алачак. Югары уку йорты колледж һәм университет өчен белем бирү программалары буенча уку-укыту планнарын кертергә планлаштыра, алар университетка урта һөнәри белем бирү программаларын тәмамлаучылар өчен укуны 1-2 елга тизләтергә, шулай ук колледжта кайбер дәресләр үткәрүгә вуз укытучыларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бу эш университетның барлык институтларында һәм факультетларында алып барыла, шуның нәтиҗәсендә колледжны тәмамлаучылар авиация һәм ракета двигательләрен проектлаудан - дәүләт иминлеген хокукый тәэмин итүгә, геодезиядән һәм дистанцион зондлаудан алып, дәүләт һәм муниципаль идарәгә кадәр төрле белем бирү программаларын уңышлы үзләштерә алачак.

– Без иң күп студентлар укырга керә торган колледжларга мониторинг үткәрдек, – ди ректор Вадим Захаров. - Әлбәттә, беренче урында – Уфа Фән һәм технологияләр университетының Урта һөнәри белем бирү институты (ИСПО). Безнең вузларда укуын дәвам итәргә теләүчеләр саны буенча лидерлар арасында, шулай ук, Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжы, Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжы, Уфа ягулык-энергетика колледжы бар. Әгәр бу уку елында УУНиТ студентлары гаиләсен тулыландырган колледж тәмамлаучылар саны турында сөйләсәк,алар - баш вузда гына да меңнән артык кеше.

Шулай ук университет ректоры искә төшергәнчә, 2022 елның сентябреннән Русиядә икътисадның реаль секторы предприятиеләрен мәгариф оешмалары белән интеграцияләүгә юнәлтелгән «Профессионалитет» федераль проекты эшли башлады. Аңа 250дән артык урта һөнәри белем бирү учреждениесе кергән инде. Былтыр Уфа авиация техникумы һәм УУНиТ колледжы кушылу юлы белән оештырылган Урта һөнәри белем бирү институты да аның актив катнашучысы булып тора.

Колледжлар һәм университетларның үзара тыгыз хезмәттәшлеге югары уку йорты студентлары контингентын, мәктәп тәмамлаучылар белән чагыштырганда, һөнәри сайлау мотивациясе югарырак дәрәҗәдә булган, югары белемнең булачак белгечлегенә карата яхшырак юнәлеш алган яшьләр белән тулыландырырга мөмкинлек бирә, дип саныйлар вузара кампуста.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: