+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 февраль 2025, 16:20

Баланың нигә мәктәпкә йөрисе килми?

Сәбәп замандамы, укытучыдамы, ата-анадамы, әллә башкадамы?

Баланың нигә мәктәпкә йөрисе килми?Баланың нигә мәктәпкә йөрисе килми?
Баланың нигә мәктәпкә йөрисе килми?
Балалар арасында уздырылган сораштырулар нәтиҗәләре күрсәтүенчә, аларның яртысы диярлек мәктәпкә барырга теләми. Русия Балалар психологлары һәм психиатрлары берләшмәсе җитәкчесе Александр Кузнецов әйтүенчә, балалар мәктәпкә укытучыны яратмаган өчен барырга теләми. Укытучылар исә гаепне замана яшьләренең җиңел акча эшләргә омтылуында, мәктәптә яисә югары уку йортында белем алуны бик кирәк дип исәпләмәвендә күрә. Бу ике арада әти-әниләр дә бар бит әле.

Үземнең танышларымнан, башлыча, балалары башлангыч сыйныфларда укыган ата-аналардан, еш кына балаларын мәктәпкә үгетли-үгетли йөртүе турында еш ишетергә туры килә. Белемнең мөһим булуын аңлап, мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, бүген югары уку йортында укып йөрүче студентларның да бер өлеше олы тормышка юллама биргән мәктәпне сагынып сөйләми. Әле күптән түгел генә бер мәктәпнең зур юбилее үтте, анда элекке укучылары, чакырылуга карамастан, бармак белән генә санарлык иде.
Баланың мәктәпкә йөрисе килми дигән зарлануларны ишетәм дә, үземнең балачакны искә төшерәм. Мәктәп бусагасын мин 5 яшем тулганчы атлап кердем. Кышкы чорда балалар бакчасы эшләмәгәч, Яңа ел алдыннан шигырь алу өчен авыл балаларын әти-әниләре мәктәпкә алып бара иде. Ул вакытта әлеге кебек Интернет юк, китаплардан балаларга шигырьләр эзләп утырырга да вакыты булмагандыр авыл кешесенең. Менә мин дә әни белән тыкрык аша гына урнашкан мәктәпкә барып, Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай алдында сөйләр өчен шигырь алып кайттык. Ул шигырьне ничек сөйләгәнмендер, анысын хәтерләмим. Ләкин шул баруда мин мәктәпкә сокланып, укытучы апага гашыйк булып, миннән бер яшькә генә өлкәнрәк укучыларга шулкадәр көнләшеп кайткан идем. Укытучы апа да миңа: “Укырга теләсәң, кил”, – дип әйтеп кайтарды. Ә миңа, күрәсең, шул гына кирәк булган. Яңа ел каникулларының тизрәк тә­мамлануын чак көтеп алдым. Әлбәттә, әти-әнидән мине мәктәпкә бирүләрен сорасам да, ел уртасында моның мөмкин булмавын аңламаганмындыр инде, рөхсәт итмәделәр. Ә минем мәктәпкә бару теләге шулкадәр көчле иде. Әти-әни эштә, ә без, әлеге дә баягы, балалар бакчасы булмагач, өйдә калабыз. Дәфтәргә әллә ни кытлык түгел, өстәвенә, укытучы булып уйнарга яраткач, уку-язу әсбаплары бар иде инде миндә. Ә менә портфель юк. Әнинең эшкә китүе була, мин шул дәфтәремне алам да, тыкрык аша мәктәпкә йөгерәм. Шулай качып кына мәктәпкә йөрүем турында әнигә җиткергәннәрдер инде. Анда йөрер өчен, портфельдән тыш, мәктәп формасы да кирәк. Ә мәктәпкә төшмәгән балага ел уртасында кем андый кием алсын? Өстәвенә, яшем дә җитмәгән бит әле. Менә шулай, олылар сүзен тыңламый, качып-посып булса да уку елы ахырына кадәр мәктәпкә йөрдем мин. Яз җиткәч, безнең тыкрыктан чыгарлык түгел, баткак була торган иде. Мин юлын таптым. Үзебезнең бакча буйлап барам да, койма ярыгыннан чыгып, мәктәпкә керәм.
Уку елы тәмамланганчы йөрсәм дә, шул сыйныф белән мәктәпне тәмамларга язмады. Яшем дә, буем да бәләкәй дип, әти-әни киләсе елда гына рәсми рәвештә мәктәпкә төшерделәр. Бәхеткә, икенче укытучымны да бик яраттым. Яшь, чибәр һәм шул ук вакытта тыныч холыклы, бик ипле иде Рима Рәшит кызы Мортазина. Бүген барлык гомерен мәгариф өлкәсе белән бәйле укытучым Әлшәй районында яши, социаль челтәрләрдә аның белән аралашып торабыз.
Ул вакытта хәзерге кебек матур мәктәпме әле? Мич ягып җылытыла. Әлбәттә, укучылар килүгә җылытып куярга тырышалар иде. 7нче сыйныфта укыганда авылның икенче очында салынган яңа мәктәпкә күчендек. Әйткәндәй, аның төзелешендә үзебез дә азмы-күпме катнаштык. Дәрестән соң төзүчеләргә кирпеч ташышырга йөри идек. Әти-әниләребез дә, төзелештә куркыныч, дип, җибәрми калмаган. Аның каравы, бу мәктәпне төзүдә безнең дә өлешебез бар, дип бик горурланып әйтә алабыз.
Укытучыларыбыздан уңдык без. Сыйныфташлар белән очрашканда да аларны җылы сүзләр белән искә алабыз. Аларның таләпчәнлек һәм катылык белән беррәттән, гади һәм йомшак булуы һәм иң мөһиме, безне үз балаларыдай якын күрүе нәтиҗәсендә үзләренә дә, фәннәренә дә һәм, гомумән, мәктәпкә дә сөю тәрбияли алганнардыр. Шулай булмаса, мәктәп елларын сагынып искә алыр идекмени?
Мәктәпне тәмамлаганга да инде өч дистә ел вакыт үтеп бара. Ләкин 5нчедән башлап 11нчегә кадәр безне үз балаларыдай канаты астына сыендырган сыйныф җитәкчебез Язилә Хәтмулла кызы Таҗетдинованы елның-елында Укытучылар көне белән котлыйбыз, ел саен диярлек сыйныфташлар белән дә җыелышып торабыз.
Мәктәп елларын шулкадәр сагынып искә алабыз. Тик, кызганыч, бүгенге байтак яшьләрнең сагыну түгел, нигәдер мәктәп ягына әйләнеп карыйсылары да килми. Моны мин күктән алып түгел, укучыларның фикереннән чыгып әйтәм.
Мин үзем дә 12 ел мәктәптә эшләп киттем. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: һәр баланың йөрәгенә юлны табып була. Шуңа үзем дә, бүгенге зарлануларны ишетеп, күп нәрсәнең укытучыга бәйле булуын яхшы аңлыйм.
Укытучылык хезмәтенә күңел биреп тотыну да укытучы абруен күтәрүдә мөһим роль уйный, минемчә. Үз эшеңне яратып башкарсаң гына хезмәттәшләрең арасында да, укучылар арасында да һәм инде җәмгыятьтә дә соклану һәм хөрмәт уятып була. Укытучы эшенең бик җитди һәм җаваплы һөнәр икәнен барыбыз да яхшы аңлый. Укучылар күңеленә нинди юл салсалар, киләчәктә алар нәкъ шул юлдан китәчәк. Әгәр аларның киләчәге якты һәм бәхетле булса, бу, үз чиратында, укытучының абруен күтәрәчәк.
Әйе, бүген әти-әниләрнең күбесенә акча табу өчен берничә эштә эшләргә туры килә. Балаларга игътибар кими. Кемнәрдер бала түгел, иң мөһиме акча дип уйлый. Өсте-башы бөтен булса, калганын мәктәп бирсен, ди. Әти-әниләрнең бер өлеше акча колына әйләнде. Аннан башканы күрмиләр дә, белмиләр дә. Әти-әнине үзгәртү авыр. Яшәешнең, укытуның кыйммәте үзгәрде. Балалар һәм әти-әниләр арасындагы эшне дәүләт дәрәҗәсендә оештыру кирәк. Бала тәрбияләү мәсьәләсе иң беренче урында булырга тиеш. Моның өчен билгеле бер системаны булдырырга кирәк. Гомумән, бала мәктәпкә килми икән, моның өчен әти-әнисе җаваплы. Алар кулында перәннек тә, чыбыркы да бар. Әти-әниләр баланы мәктәпкә китерергә, каршы алырга тиеш.
Психолог Александр Кузнецов укучы мәктәпкә укытучысын яратмаган өчен бармый дип саный. “Кайберләре укыр өчен түгел, дуслары белән аралашыр өчен бара. Балалар укытучыны яратмый икән, фәнне дә яратмый. Сораштыруларда башлангыч сыйныф укучыларының яртысы, укытучыны яратмыйм, дип җавап бирә. Әти-әниләр һәрвакыт киңәшләр биреп торырга тиеш. Әгәр укытучы ошамый икән, мәктәпне алыштырыгыз. Аны якын булган өчен генә сайламагыз. Отышлырак юлны сайлап була. Балаларның 20 процентына игътибар җитми. Шуңа күрә ял да кирәк. Иң төп кагыйдә – балага беркайчан да юләр дип әйтмәгез! Аңламаса да, кызып китмәгез. Зур таләпләр куймагыз, барысын да кечкенәдән башлагыз. Балагыз мөстәкыйль икән, моның өчен аны үсендереп торырга кирәк”, – ди психолог.
Таяк ике башлы булган кебек, мондый проблеманың килеп тууында җаваплылыкны бер якка гына салып булмый, аны бергәләп хәл итәргә, тәү чиратта, баланың ни өчен мәктәпкә йөрисе килмәвенең сәбәбен ачыкларга кирәк.

P.S. Хөрмәтле гәзит укучылар! Сезнең бу уңайдан фикерегез нинди? Безгә язып җибәрегез.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас