-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Мәгариф
1 февраль , 10:10

Татар гимназиясеннән – берьюлы ике җиңүче!

Туган телләр буенча республика олимпиадасында Уфаның 84нче татар гимназиясе укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Татар гимназиясеннән – берьюлы ике җиңүче!
Татар гимназиясеннән – берьюлы ике җиңүче!
Күптән түгел Уфаның К. Ә. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә татар, чуваш, мари, удмурт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау тантанасы үтте. Туган телләр буенча республика олимпиадасында Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучылары ел саен бик теләп катнаша һәм алар ана теле дәресләренең тирәнтен өйрәнелүен бу ярышларда даими рәвештә исбатлап килә. Мәртәбәле бәйгедә берничә ел рәттән катнашып, җиңүче яисә призер исемен яулап килүче укучылар булуы аерым игътибарга лаек. 11нче сыйныф укучысы Элина Әхмәтҗанова һәм 10нчы сыйныф укучысы Азалия Мортазина нәкъ менә шундый сәләтле укучылар исемлегендә. Кызлар быел да үзләренең тирән белемле, төпле фикерле булуын, туган телне яхшы белүен күрсәтте. Башкаланың 84нче Татар гимназиясеннән берьюлы ике укучының җиңүгә ирешүе зур мактауга лаек.
Элина Әхмәтҗанова берничә ел рәттән шәһәр, республика, төбәкара һәм Халыкара олимпиадаларда җиңүче булды. Тырыш кыз узган җәйдә Русия төбәкләрендәге мәктәп укучылары өчен татар теле буенча оештырылган лагерьда әйдаман булып катнашкан. Ул киләчәген медицина белән бәйләргә уйлый. “Туган телен камил белгән табиб буласым килә”, – ди Элина.
Азалия Мортазина, шулай ук, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда призер һәм җиңүче исемен яулап килә. Сәләтле кыз телләр белән кызыксына, киләчәктә лингвистика юнәлешен сайларга уйлый.
“Кызлар икесе дә бик тырыш, максатчан. Олимпиадаларда теләп катнашалар. Татарча китапларны күп укыйлар, әдәби әсәрләрне дәреслек буенча гына түгел, ә тулысынча укып чыгалар. Татар концертларына, спектакльләргә гаиләләре белән бик теләп йөри алар”, – ди өч дистә ел татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән белем бирүче остазлары Илмира Шакирова.
Былтыр да Илмира Фәһим кызының бу ике укучысы Казанда уңышка ирешеп, гимназия данын арттырды: Элина Әхмәтҗанова – җиңүче, Азалия Мортазина призер булды.
Әйтергә кирәк, тәҗрибәле мөгаллимәнең укучылары Уфа шәһәреннән беренчеләрдән булып татар теле буенча Халыкара һәм федераль олимпиадаларда катнаша башлаган.
“Олимпиада – минем тормыш рәвеше инде хәзер. Татар теле буенча нинди олимпиада бар (республика, төбәкара, федераль, халыкара, КФУ, Уфа Фән һәм технологияләр университеты үткәргән олимпиадалар, Акмулла олимпиадасы) барысында да укучыларым белән катнашабыз. Әлеге көннәрдә кызлар белән февральдә Казанда узачак төбәкара олимпиадага әзерләнәбез. Быел да, яхшы белем күрсәтеп, 12нче Халыкара олимпиадада катнашу бәхетенә ирешербез, дип өметләнәм”, – ди Илмира Шакирова.
Республикада җиңүче кызларыбызга Казанда үтәчәк төбәкара олимпиадада да уңышлар телибез!

Фото 84нче Татар гимназиясе сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: